Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Туган авылым- Михайловка. Резеда Мөхәммәтҗанова

"Актаныш-информ"ның "Туган авылым минем" бәйгесенә Резеда Мөхәммәтҗанова татар һәм рус милләтеннән булган халыкларның бергә дус-тату яшәвен күрсәткән шигырен юлллады. Афәрин, Резеда! Җиңүләр телибез үзеңә!

Михайловка - безнең авылыбыз,

Ике урам гына синдә бары

Синдә туып-үскән балаларны

Гел үзеңә җыеп тора алдың.

 

Ике урам арасында - кече елга.

Терпеленең як-ягында - таллары.

Наратлыклар янда, камырлыклар,

хәтеремнән чыга алмады!

 

Һәрбер яклап басу җәелгән,

Әйтерсең лә диңгез - Балык күле.

Реклама

Карамиләшлекнең сузымыннан

Җиләк аланлыгы ерак түгел.

 

"Рус авылымы?" диеп сорый ла

Татарлары һәм руслары - бергә!

Милләт дуслыгын һәрчак саклап,

Безнең халык монда яши белә.

 

Бик кадерле була туган яклар

Балачаклар безнең үтте шунда.

Татар Михайловкасы сирәк була

Үзенчәлекле авыл ул шуңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев