Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Туган авылым минем!" бәйгесенә- Ак каенлы ягым

Үземне белә белгәннән бирле иҗат эше белән шөгыльләнәм. Хәзер укучыларымны да үз артымнан ияртәм, иҗат дөньясына алып керергә тырышам. Гөлназ Муллагалиева.

Үземне белә белгәннән бирле иҗат эше белән шөгыльләнәм. Хәзер укучыларымны да үз артымнан ияртәм, иҗат дөньясына алып керергә тырышам.

 

Ак каенлы ягым

 

Каентүбәм – туган авылым,

Ап-ак каенлы җирем.

Тәүге тапкыр тәпи басып,

Тәүге сүз әйткән җирем.

 

Каентүбәм-туган ягым,

Туган ягым-гүзәл ягым.

Язын, җәен һәм дә көзен

Гөлгә күмелгән ягым.

 

Каентүбәм - ак ягым,

Кышын, син, тагын да ак.

Ак сүзенә тап төшерми

Яшисең озын-озак.

 

Каентүбәм –туган җирем,

Һәрьяклап та үрнәк син.

Терлекчелек, игенчелек,

Сәнгатьтә дә алда син.

 

Каентүбәм, халкың синең

Кунакчыл да, тырыш та.

Мәдәниятле һәр кешең,

Биюче дә, җырчы да.

 

Каентүбәм, синдәй яклар

Юктыр бу җир йөзендә?!

Горурланып,гашыйк булып

Яшим мин туган якта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев