Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Туган авылым минем" бәйгесенә: Чирүем!

Мин Зарипова Рәсимә Актаныш авылында яшим, лаеклы ялда,шигырьләр иҗат итәм, "Агыйдел дулкыннары" әгъзасе. Туган җирен,туган авылын,туган нигезен – кем генә яратмый да , кем генә аңа табынмый икән. Еллар үткән саен минем өчен бу өч сүз тагын да кадерләнә генә бара. Кая гына барсам да , кайда гына яшәсәм дә , куңелем дә һәр вакыт туган авылым , туган йортым, газиз әнием булыр...

Чирүем

Балачагым үткән авылыма күптән

Кайканым юк ничә еллар үткән.

Төшләремә керә,күз алдыма килә

Сагынуга дәва юк икән.

Юлга чыгам инде кайтыр юлга

Бик сагындым сине Чирүем.

Юкка гына булмас ахры синең

Төшләремә килеп керүең.

Бик сагындым туып ускән өйне

Өй түрендә ап-ак мичләрен.

Әнкәй салган тәмле ипиләрнең

Җанга үтеп кергән исләрен.

Юлга чыгам инде кайтыр юлга

Бик сагындым сине Чирүем.

Очрашулар насыйп итсен ходай

Булмасын тик соңгы күрүем!

И авылым,зинһар кичер мине

Көттергәнем өчен шулай озак.

Сагынуларга дәва булмас ахры

Беләм, аңлыйм сине-көтү газап.

Балачагым үткән болыннарга

Кайтам әле кайтам Чирүем.

Җаннарыма дәва табылыр күк

Кайтып күрсәм сине Чирүем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев