Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Туган авылым минем" бәйгесенә: Туган авылым-Әнәк

Әнәк авылында яшәүче Альбина Галиева безнең бер генә бәйгедә дә катнашмый калмый. "Туган авылым минем" бәйгесенә Әнәк турында шигырен язып юллаган.

Яшел хәтфә тау астында
Утыра безнең авыл.
 Үзе кечкенә булса да, 
Мактауга бик лаек. 

Туган авылым –Әнәк
Тау астына урнашкан.
Мәчетебезнең ае,
Зәңгәр күккә тоташкан.

Туган авылым,кочагыңда, 
Тәгәрәпләр үсәм мин. 
Кояш нурына үрелеп,
 Биеклеккә күчәм мин. 

Яратам мин авылымны,
Балачагым үткән назын,
Моңлы да ул, иркә,ягымлы.
Еллар үткән саен горурланып,
Искә алам туган ягымны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев