Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Алинә Рәхмәтуллина: Туган авылым- Яхшыем!

Алинә Рәхмәтуллина "Туган авылым минем" конкурсына үзенең шигырен юллады. Шигыре ошаса, Алинә өчен тавыш бирергә онытмагыз!

Безнең авыл-Түбән Яхшый

Матур табигатьле ул.

Ул әрәмә, болын, кырлар-

Һәммәсе дә матурлар.


Әрәмәдә үсми икән

Нинди генә үсемлек?

Ул карлыган, бөрлегәннәр,

Һәммәсе җиләк-җимеш.

 

Ул болын дигәннәре дә

Җиләктән генә тора.

Куе үлән арасыннан

Җир җиләкләре сора.

 

Шуның өчен яратам мин

Авылым табигатен.

Авылымның гүзәллеген

Һәм аның серлелеген.

 

Бездәге болын, кырлар,

Иксез-чиксез далалар.

Урманнар, агым сулар,

Сокландырырлык алар.

 

Авылымның уртасыннан

Кечкенә инеш ага.

Инеш читеннән, әлбәттә,

Бакалар сайрап кала.

 

“Ачы” әрәмәсендә

Үсми икән ни генә?!

Карлыган, бөрлегәнен

Кит әле күреп менә.

 

“Ташлыкул”ын җиләкләрнең

Шәплеге дип буладыр.

Ике Яхшыйны аерып,

Ул яр булып торадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

28

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев