Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

"Туган ягым - яшел бишек". Әдилә Исламова

Әниемнең назлы кулы кебек, Язгы җилләр сыйпый битемне. Авылым – гүя, яшел бишек, Мин аның иркә баласы бит инде.

Авылымның иркен болыннары

Яшел келәм белән капланды,

Ә мин шунда уйнап үскән

Булам аның шаян баласы.

 

Сөн буенда үскән таллары да

Тибрәнеп бер көйне көйлиләр.

Шулар белән бергә җыр җырлаган

Булам аның җырчы сандугачы!

 

Тугарылып аккан Сөн елгасы

Һаман алга өнди, әйдәкли.

Гүя шулай алга өнди-өнди,

Якты киләчәккә әзерли.

 

Аръяктагы каен урманнары

Мине саклап сакта торалар.

“Туган ягың – синең калкан,

Син курыкма!” – диеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев