Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Усыдан Фәндәлия Гыйльфанова «Актаныш таңнары»на язылып кофепешергеч отты (фотолар)

Бүген 14.00 сәгатьтә «Актаныш таңнары» газетасына 2023 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Отышның иң кыйммәтле бүләге-кофепешергеч Усы авылыннан Фәндәлия Гыйльфановага чыкты.

     153 райондашыбыз район газетасына язылганлык турындагы квитанциясен мөхәрррияткә юллаган иде. Бу отышта катнашучылар гадәттәгедән кимрәк булды. Әмма аңа карап кына бүләкләр саны азаймады. Киресенчә, барысы да тормыш-көнкүрештә һәрвакыт кирәкле һәм көн саен кулланыла торганнар.

           "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев быелгы яртыеллыкта үзләренә мәгълүмати юлдаш итеп район газетасын сайлаучыларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, рәхмәтләрен җиткерде. 

         Отыш ияләре түбәндәге райондашларыбыз:

1. Пыяла ваза- Фидаис Саматов, Әтәс авылы; 

2. Савытлар җыелмасы, Энҗе Мансуров, Актаныш авылы;

3. Барбекю- Илфак Фатыйхов, Олыимән авылы;

4. Стена сәгать- Хафизов Хамис, Актаныш авылы;

5. Яшелчә кискеч- Феликс Латыйпов, Актаныш;

6. Кер киптергеч- Нияз Гафуров, Актаныш авылы;

7. Юрган- Гөлназ Сибатова, Тәкмәк авылы;

8. 13 предметлы сервиз- Ләйсән Гарифуллина, Иске Кормаш авылы;

9. Электр чәйнеге- Назыйф Ногманов, Теләкәй авылы;

10. Кофепешергеч- Фәндәлия Гыйльфанова, Усы авылы;

Өстәмә бүләкләр- кувшин Актанышбаштан Мәхиян Әгъләмовка, кул чопперы Әтәстән Назиха Шириевага, стаканнар җыелмасы Актанышбаштан Равил Харрасовка насыйп булды. 

Отыш барышын "Актаныш-информ"ның ВК челтәрендә турыдан туры эфирда күрсәттек. Язманы https://vk.com/aktanyshrt?w=wall-31077111_52054 сылтамасы буенча карарга мөмкин.

Хөрмәтле абунәчеләребез! Сезнең барчагызга отышта катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Ә бүләкләр отучыларны мөхәррияттә көтәбез. Хәзерге вакытта без "Яшьлек" яшьләр үзәгендә эшлибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев