Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Хезмәттәшебез Юлай Низаев Бөтендөнья татар конгрессы бәйгесендә I урынга лаек булды

Бөтендөнья татар конгрессы бәйге-конкурсларны даими уздырып тора.

           Укытучылар көне уңаеннан "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип аталганында хезмәттәшебез, "Актаныш-информ"ның смм-белгече Юлай Низаев та катнашты. 16-20 яшькәчә катнашучылар арасында Юлай Азамат улының язмасы мактаулы I урынга лаек булды. Бүген аңа Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәхразыев имзалаган диплом һәм истәлек бүләген "Актаныш-информ" директоры Айнур Гыймадиев тапшырды.


              Бу мәртәбәле бәйгедә җиңүе белән Юлай дустыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышында уңышлар һәм яңадан-яңа үрләргә ирешүен телибез! Матур язмаларың белән укучыларыбызны гел шулай сөендереп тор!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев