Актаныш

500 генә булсалар да, тел югала дип курыкмыйлар

Актаныш районында марилар яшәүче ике авыл- Мари Суыксуы һәм Терпеле авыллары бар, бу җирлекләрдә мари милләтеннән булган 500 кеше яши. Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев Актаныш районы мариларының милли-мәдәни автоном берләшмәсенең җитәкчесе булып тора.

                    Иҗтимагый оешма күптән түгел генә юридик теркәлү узды. Әмма Мари Суыксуда мари халкының милли гореф-гадәтләре, традицияләрен саклау, буыннан –буынга тапшыру күптәннән эзлекле төс алган. Биредә беркайчан да тел югалу проблемасы алдында калганнары юк.

               Авылдагы һәр гаиләдә аралашу бары мари телендә,  бала балалар бакчасына аяк басуга ук мари мәдәнияте, мари сәнгате дөньясына чума. Бакчада театр һәм “Ший кандра” дип аталган бию түгәрәкләре эшли. Барлык балалар да тартылган әлеге түгәрәкләр “Минем туган йортым- Мари Суыксуы" мәгариф социаль технопаркы проектының бер тармагы. Проект авылның, мари халкының һәрьяклап үсешен булдыруны күздә тота. Тиздән мәктәптә интерактив тарихи төбәкне өйрәнү музее барлыкка киләчәк, беренче экспонатлар, музей күрсәтмәлекләре инде әзер. “Декоратив-гамәли иҗат үзәге” тармагы мари чигүе, агачка матурлап һәм көйдереп язу, “Яшь кулибиннар» проектларын колачлый. “Гореф-гадәтләр һәм мәдәният”, “Милли көрәш”, “Авыл тормышына әзерләү”, “Проектны информацион тәкъдим итүдә мәктәп газетасы һәм телевидениесе”, “Яшь блогер”- барысының да максаты- милли үзаңны үстерү, милләтне милләт итеп саклау, балаларга яшьтән хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирү. 


               Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев авыл халкына милләтне саклау буенча үзе шәхси үрнәк. Аның бөтен гомер юлы, армиядә хезмәт итүне исәпләмәгәндә, туган авылында уза. 1968 елда Мари Суыксу авылында туа ул. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына технология укытучылары әзерли торган бүлеккә укырга керә. Училищедан соң хәрби хезмәткә алына. 1988 елда туган мәктәбенә укытучы буылып эшкә кайта. 2008 елдан мәктәп директоры. Тормыш иптәше Ирина Александр кызы да педагог, туган тел һәм рус теле, әдәбияты укытучысы. Эдуард Әмирзяновичның һәр эштә уң кулы. Әлеге гаиләдә туып-үскән балалар да милләткә хезмәт итүчеләр. Кызлары Анастасия Йошкар Оладагы Мари дәүләт университетының милли мәдәният һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыда магистратурада укый, бер үк вакытта Милли китапханәдә эшли. Уллары Виктор-төзүче, Киров сөт заводында эшли, “Ший-Памаш” ансамбленең алыштыргысыз биючесе, тагын бер кызлары Аннеттта әлегә IX сыйныфта белем ала. Ул да бар яклап актив укучы, “Ший Памаш”та бии дә, җырлый да. Гомумән, Мари Суыксуда “Ший Памаш” ансамблендә биемәгән-җырламаган кеше юктыр. Балалар бакчасында йөрүчеләрдән алып 70-80 яшьтәге апа-абыйларга кадәр ансамбль артистлары. Ансамбльнең җитәкчесе, укытучы Ирина Миңнекәева биюләр куя, яңа җырлар өйрәтә, музыкаль аранжировкалар ясый. Борынгы җырларга яңа сулыш бирәләр Мари Суыксуда. Әби-бабайлардан язып алган халык авыз иҗатын онытмыйлар, теркәп баралар. 


 

                 Районда игълан ителгән театр айлыгына да кушыла авыл җәмәгатьчелеге. Мари драматургы Анна Якушеваның “Рекетир” комедиясен сәхнәләштерәләр. Авылда яшәүче төрле һөнәр ияләре-укытучылар, тәрбиячеләр, хуҗалыкта эшләүчеләр, лаеклы ялдагы өлкәннәр спектакльне әзерләп башта авыл клубында күрсәтәләр. Соңыннан Мөслим районы Мари Бүләр авылында да чыгыш ясыйлар. Өлкәннәр, алда әйткәнчә, бик актив. Галина Михайлова, Линислав һәм Тамара Солтангалиннар, Зинаида Усманова, Альфред Солтангалин- авылдагы бер генә чарадан да калмыйлар, оештыруда башлап йөриләр. Табигатьнең йөзек кашы булган Йуште-Памаш чишмәсен карап-чистартып торуны үз өйсләренә алганнар. Шорокйол, Уйярня кебек милли бәйрәмнәр бар авыл халкы катнашында уза.
                          Авылның үз традицияләре, йолалары үрнәк итеп яшь буынга тапшырыла. Моннан дистә еллар элек элекке мәктәп директоры, авыл Карты Руслан Михайлов һәм Валерий Әхмәтҗанов идеясе белән “Изге куаклык”(Священная роща) булдырылган иде. Биредә Татарстан Республикасы мариларының югары карты, мариларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков беренче гыйбадәт (молебень) уздыра. Бүген дә биредә агачлар утырту дәвам итә. Шулай ук авыл паркын, буаларны карау- төзекләндерү эшләре бергәләп башкарыла. 
                Мари Суыксулылар Казандагы Халыклар Дуслыгы йортындагы мариларның милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә. Шулай ук Татарстанның Минзәлә районы Калтак һәм Мөслим районы Мари Бүләр мәктәпләре белән уртак проектлар тормышка ашырыла. Елга өч тапкыр “Туган тел көне”, “Милли батыр көне”, “Мари язуы көне”ндә очрашулар оештырыла, бу чараларда түгәрәк өстәл янында тәҗрибә уртаклашалар, ачык дәрес һәм тәрбия сәгатьләре, концертлар күрсәтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: