Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

«Бердәм фольклор көне» Актаншта гөрләгәнме?

«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул...» Г. Тукай.

«Бердәм фольклор көне» акциясе кысаларында Актаныш үзәк яңа буын китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында бик кызыклы һәм мавыктыргыч чара оештырган.


«Фольклор дөньясына сәяхәт» исеме астында үткәрелгән ул. Әдәби-мәдни сәгатьтә катнашучылар әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләрне искә төшерделәр, халык әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап эзләгәннәр. Балалар татар һәм рус халык иҗаты, гореф-гадәтләре, йолаларын тарихын өйрәнгәннәр икән. 

Тормыш—көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Китапханәләр мондый шәп чараларны оештырып торган чакта милли үзаңыбыз җуелмас, киләчәгебез якты булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев