Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Казанга эш визиты белән Чечня президентының кызы Айшат Кадыйрова килде

11-13 майда Казанда Айшат Кадыйрова катнашында Чечня мәдәнияте көннәре уза. Айшат Рамзан кызы башкаланың мәдәнияте, сәнгате белән танышып Татарстан һәм Чечня республикаларында милли-мәдәни багланышларны тагы да ныгытырга ниятли.

                Казанга килүенең беренче көнендә үк Айшат ханым журналистлар белән очрашты:


- Бүген Милли китапханәдә кунак булдык.  Бераз булса да Казанны күрергә өлгердек. Милли ризыкларны да авыз итеп карадык. Барысы да таң калдыра! - диде Айшат Кадыйрова.

 

                      Чечня Республикасында күптән түгел Казаннан китерелгән Коръән китаплары күргәзмәсе уза.  Бүген Казанда Чечен Республикасы сәнгате күргәзмәсен ачылачак. Илдәге вазгыятьне исәптә тотып, төрле милләт халыклары мәдәният аша бер-берсенә терәк булырга тиешлеген искәртте Айшат Кадыйрова.  

                   2022 елда Чечен Республикасы төзелүгә 100 ел тула. Әлеге эш визиты юбилей кысаларында оештырылган.  

                 Айзат Рамзан кызы Кадыйровага 23 яшь. Ул Чечня Республикасы президенты Рамзан Кадыйров һәм аның җәмәгате Медниның беренче кызлары. Айшат мәктәпне тәмамлаганнан соң Чечня Дәүләт университетының икътисад бүлеген тәмамлый. 2021 елның 21 октябреннән Чечня Республикасының Мәдәният министрлыгын җитәкли. Кияүдә, ире белән Юсуф исемле ул үстерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев