Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Киров авылында Нәүрүз бәйрәме: Укучылар мәдәният хезмәткәрләре белән кышны озатты

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны «Нәүрүз ае» дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан 19 март көнне Киров урта мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәсе бергәләп "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә Нәүрүз турында шигырьләр укыды. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә килеп, Кар кызы белән көч сынашты. Чөнки Кар кызының үз урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Әлбәттә инде Нәүрүз кызы бу ярышларда җиңеп чыкты. Ул матур теләкләр әйтеп, бәйрәм кунакларын котлады. Бәйрәм күңелле ярыш-уеннар белән дәвам итте. Ахырдан уразага кермәгән һәркем кайнар ботка, тәбикмәк һәм чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев