Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Мәктәбебездә «Дуслык мәйданчыгы»н оештырдык

Без үзебезнең редакция почтасына бихисап хатлар алабыз, әлеге бәйрәмнәр, матур һәм күңелле вакыйгалар көннәрендә аеруча алар күп. Даими авторларыбызның күбесе - туган тел һәм әдәбият укытучылары. Чираттагы хәбәрнамәне без Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле мөгаллимәсе Әдилә Әхсән кызы Мәрдановадан кабул иттек.

                                   Татарстан Республикасында 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Шул уңайдан Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә бәйрәм чарасын шул тематикага туры китереп оештырдык. «Дуслык мәйданчыгы» дип аталган бу чараның максаты Актаныш районында яшәгән милләтләрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ашларын өйрәнеп, башкаларга да җиткерү иде. Барлыгы 5 мәйданчык әзерләнде: җирәбә буенча 1,3 сыйныф - рус, 2,4 сыйныф – башкорт, 5,6 сыйныф - мари, 7 сыйныф – үзбәк, 8,9 сыйныф әрмән милләтен тәкъдим итте. Әниләр белән бергә балалар, сыйныф җитәкчеләре бергә ныклы бердәм эшчәнлек алып барганнар. Милләтләрне тирәнтен өйрәнгәннәр, эзләнгәннәр, милли киемнәрен булдырганнар, биюләрен, җырларын әзерләгәннәр, милли ашларын пешергәннәр – гомумән чыгышларын кызыклы, мавыктыргыч итәргә тырышканнар. Бәйрәмнән бер генә әни дә, бала да читтә калмаган, барысы да нинди дә булса өлеш кертергә тырышкан. Хәтта әтиләрне, әбиләрне дә тартканнар. Иң актив мәйданчылар булып “үзбәкләр” һәм “башкортлар” булды һәм 1 урын яулады, ә калганнан - лаеклы 2 урында.
                                   “Дуслык мәйданчыгы”нда искиткеч җанлы атмосфера, күтәренке рух хөкем сөрде. Вакыт агышы да сизелмәде. Балалар бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Әти-әниләр, балалар, сыйныф җитәкчесе – барысы бергә бердәм эшләү – нәтиҗәлелекне тагын да арттыра, үзара элемтәләрне ныгыта.


                                   Яңадан бәйрәм һәр сыйныф үз бүлмәсендә, чәй табыны янында дәвам итте: уеннар уйналды, җыр - биюләр, котлаулар яңгырады. Барысы да канәгать булып таралышты.


                                   Мондый чаралар бездә даими бара. Гомумән, мәктәпнең тәрбия эшчәнлеге ата-аналар белән бердәм оештырыла. Бу нәтиҗәлелекне дә күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев