Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Мари Суыксулыларны ихлас тәбриклибез

Җирлекләребездә бихисап милләт вәкилләре үзара дуслыкта, татулыкта һәм бердәмлектә көн күрәләр.

Районыбызның Мари Суыксу авылы һәм белем учагы сәнгатькәрләре «Марийская радуга» исемле этнофестивальдә зур уңышларга ирешкәннәр. 

Мари-Суыксу авылының дан-шөһрәтле "Ший памаш" ансамбленең барабанчылар биюе  "Марийская радуга" этнофестивалендә Гран-при яулады. Вокал-соло номинациясендә Алиса Мосолова — 3 нче,  кашыкчылар ансамбле 2нче урыннарга лаек булдылар.

Тантанада һава торышы белән бәйле сәбәпләр аркасында сәнгатькәрләр үзләре катнаша алмаса да, тырышлыклары югары бәя алган. Матур уңышлары, лаеклы казанышлары белән якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗади үрләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы,Мари дуслар,унышлар Сезгэ