Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

«МЕДИАПИТРАУ — 2023»: «ТАТМЕДИА» ЖУРНАЛИСТЛАРЫ ӨЧЕН ДӘ, КАЗАНЛЫЛАРГА ДА ЗУР БӘЙРӘМ

«ТАТМЕДИА» үзенең хезмәткәрләрен, шул исәптән төрле район редакцияләрендә хезмәт куйганнарны да матур-матур чаралары белән сөендереп тора.

Яңарак кына, 18 июль көнне «ТАТМЕДИА» янәшәсендәге скверда 2нче ел рәттән зурлап «Медиапитрау» оештырылды. Ул бик матур, кәеф күтәренкелегендә узды. Куандыра торган күренеш: "ТАТМЕДИА«ның күп хезмәткәрләре биредә күңел ачты. Ә бит уйлап карасаң, бу күркәм рухиятле чаралар, бу урында үткән атнада булган «Медиасабантуй»ны да исәпкә алам — журналист һөнәренең абруен, аның престижын да күтәреп җибәрә. Мәгълүмат көче дәверендә яшибез! Без теләсә кайсы мәгълүматны кат-кат тикшерә торган яңа этаптабыз. «ТАТМЕДИА» мәгълүмат чараларының роле үскәннән-үсә бара, бүген кемнең иң беренче булып язуы, кемнең гадел һәм объектив итеп башкаруы мөһим.

Питрау ул — табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре — игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Мәркәзебез Казан уртасында да ул борыңгы йолалар белән үткәрелде. Халык ифрат күп иде. Билгеләп үтәргә кирәк, бу зур күләмле чара «Туганайлар» крәшен газетасы тарафыннан гамәлгә куелган.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

— Узган атнада «Медиа-Сабантуй» булды, хәзер менә «Медиа-Питрау». Бөтен бәйрәмнәргә «медиа» сүзен өстәп, ял итәбез, күңел ачабыз. Безгә дә, кешегә дә рәхәт. 


Биредәге скверда бәйрәмнәр үткәрүне нәкъ «Туганайлар» башлап җибәргән иде дә. Мондый бәйрәмнәр дәвамлы булсын, ә исә «Медиапитрау» ясау традициябезгә әверелсен!

Шулай ук «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова бәйрәм тантанасы белән тәбрикләделәр, «ТАТМЕДИА» янында үткәрелүнең әһәмиятен ассызыкладылар!

Алып баручылар Олеся Дмитриева һәм Вадим Шрыков крәшен мәдәниятен, аның олуг мираслы сәнгатен данладылар. 
Бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров һәм Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре — 2016» Татьяна Ефремова һәм «Керәшен чибәре-2014» Алина Давыдова, яшь җырчылар Виктор Агапов һәм Кирилл Спичков ямьләделәр. Дәртле биюләр, кызыклы конкурслар, күңелле лоторея уеннары — катнашучылар күңеленә хуш килде.

Ә инде коллегалар белән истәлекле очрашулар һәм күрешүләр, ихлас аралушалар матур һәм шатлыклы хатирәләр булып озакка сакланыр. 

Соклангыч крәшен мәдәнияте, җырлары һәм биюләре. Питрауны күңелле каршылап, күңелле озаттык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев