Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Милли йолалар -милли горурлыгыбыз: Сыерчык килгән көн

Сезнең игътибарыгызга тагын бер яңа «Татар халык йолалары» исемле рубрика тәкъдим итәбез.

Тормыш—көнкүрештә йолаларны үтәү, гореф-гадәтләрне белү һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Бу халык мәдәниятенең аеруча әһәмиятле бер өлеше. Үз халкыңның йолаларын, гореф-гадәтләрен белү һәр кеше өчен бик мөһим. 

Мөһәммәт Мәһдиев «Сайланма әсәрләр» җыентыгында авылга беренче сыерчык килгән көнне үткәрелә торган йоланы тасвирлап үтә. 


Борынгы ата-бабаларыбыздан килгән бик кызыклы йола бу. Беренче тапкыр сыерчык тавышы ишетелсә, авыл халкы гөҗ килә. Яшь кызлар һәм киленнәр урамга чыгып, карга ятып ауный башлый. Шунда аунаган кызларның, киленнәрнең җәйге урак вакытында билләре авыртмый икән.

Беренче булып берәр күчмә кош килгәнен күрсәң, урамнан тавык оясына чүп алып кереп салсаң, чебешләр күп булыр дигән ышану да бар икән. 


Дуслар, сезнең туган якта мондый йола бармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев