Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Педагог Илсөяр Шәрипова: Укучыларым белән горурланам!

Актанышның балалар иҗат үзәгенең педагогы, актив авторыбыз Илсөяр Шәрипова даими рәвештә укучыларының шатлыклы уңышлары хакында безгә яңалыкларын җибәреп тора. Әйдәгез әле мөгаллимәнең чираттагы хаты белән танышыйк.

 Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Россия халыклары әкиятләре балалар күзе белән" Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсында укучыларым катнашты. 

"Сөйгән әкияти герой" номинациясендә Iнче дәрәҗә Дипломы Рәзилә Гәбдрахмановада булса, Лиана Сафина "Сөйгән әкият героем" номинациясендә IIнче дәрәҗә лауреаты булып танылды.

"Яраткан әкияткә иллюстрация" номинациясенең IIнче дәрәҗә Дипломы белән Регина Нәҗмиева бүләкләнде.

Кызларыма алга таба да зур җиңүләр, матур үрләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев