Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

«Ший Памаш» мари халык ансамбле «Без бер агач ботаклары» республика фестивалендә җиңде

Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында Татарстан Республикасында яшәүче фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» республика фестивале узды. Фестивальдә районыбызның «Ший Памаш» мари халык ансамбле дә катнашты.

«Без бер агач ботаклары» республика фестивале тамашачыларны удмуртлар, марилар һәм мордваларның җыр-бию традицияләре, борынгы календарь һәм гаилә йолалары белән таныштырды.

Фестивальнең мактаулы кунаклары- ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, КФУның Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Гущина, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов һәм Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков иде. 

Программа кунаклар тарафыннан республикадагы фин-угор һәм славян халыкларының халык - сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен караудан башланды. Шулай ук фестивальне тамаша кылырга яки катнашырга килүчеләр халык уенчыклары ясау, милли орнаментлар бизәү, шулай ук Татарстанның фин-угор халыкларының халык уеннары буенча оештырылган мастер-классларда катнаша алды.

Фестиваль кысаларында «Традицион костюмны өйрәнү, реконструкцияләү һәм популярлаштыру: теория һәм практика» темасына семинар узды, анда фин-угор халыклары коллективлары һәм ансамбльләре җитәкчеләре катнашты.ъз тщьрибщлщре белщн уртаклашты.

Программаның кульминациясе һәм иң мөһим өлеше булып Татарстанда яшәүче фин-угор халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре тәкъдим ителгән концерт иде.

Сәхнәдә Кукмара, Лениногорск, Әгерҗе, Баулы, Менделеевск, Актаныш, Бөгелмә, Әлмәт районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән удмурт, мари һәм мордва коллективлары һәм ансамбльләре үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр.

Коллективларның чыгышы «Ансамбль белән башкарылыш», «Фольклор биюе» һәм башка номинацияләр буенча бәяләнде. Районыбызның «Ший Памаш» мари халык ансамбле «Фольклор биюе» номинациясендә җиңү яулады. Коллективка диплом, музыкаль җиһазлар сатып алу өчен сертификат тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев