Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Актанышта сайлау процессы белән танышты

Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Үзбәкстан Президентын вакытыннан алда сайлау булды. Үзбәк халкының кайбер вәкилләре туган илләреннән читтә яшәүгә һәм эшләүгә дә карамастан, үз Ватанын үстерүгә үзләреннән өлеш кертә алды.

Актаныштагы сайлау пунктында тавыш бирү сайлауларның төп көнендә Казанга бара алмаган кешеләр өчен оештырылды.

Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев һәм Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев сайлау процессы белән танышты.

Фәриддин Насриев Актаныш районында үзбәк милләтеннән булган 100дән артык кеше яшәвен билгеләп үтте. Алар авыл җирлекләре һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша. Күбесе гаиләләре белән яши һәм районның да, төбәкнең дә чәчәк атуына лаеклы өлеш кертә.

Үзбәкстан Президентын өстәмә сайлау 2023 елның 9 июленә билгеләнгән. Үзбәкстанда барлыгы биш партия теркәлгән. «Миллий тикланиш» Демократик партиясеннән тыш, барысы да Үзбәкстан Президентын сайлауда катнашырга карар кылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев