Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

ХАЛКЫМ ЙОЛАСЫ: Пар мендәрләр әзерләр вакыт

Безнең халыкта борынгыдан калган матур гадәт – йортта кызы яки кыз оныгы булган кешенең пар мендәре әзер торырга тиеш. Кулдан тегеп куйган мендәр сүрүләре, чиккән мендәр тышларын уңган әниләр, дәү әниләр алдан ук әзерләп куя.

             Бер мендәр ясау өчен ун каз мамыгы кирәк. Бер каздан 200 грамм тирәсе генә мамык чыга. Казны йолыкканнан соң мамыгы чистартыла, юып киптерелә. Каз мамыгы мендәренә ятып йоклау да тәнгә сихәт, шифа бирә.

            Каз өмәсе үткәннән соң,  каз каурыйларын сыдрып май канатлары ясала. Ә аннан калганнарын матур теләкләр әйтеп, җиргә, сукмак читләренә сибәләр. Уңга-сулга сипкән вакытта “Киләсе елга каз бәбкәләре тагын да күбрәк булсын” дип әйтергә кирәк. 

          Элек заманнардан ук урын-җиргә карап хуҗаларның муллыкта яшәвен күзалларга булган. Түрдә тышлыклары матур итеп чигелгән, каз мамыгы тутырылган чиста, матур мендәрләр хуҗабикәнең уңганлыгын күрсәтеп торган.

             Мендәр ясау өчен каз мамагын ничек юалар соң?

            Мамыкны сыек юу чарасы яисә шампунь кушылган суда юалар. Чайкаганда суга кондиционер өстәргә мөмкин, болай ул тагын да йомшаграк була. Мамыкны мич өстендә яки мунчада киптерү җайлы. Гел әйләндереп торырга кирәк, мамык тиз исләнә.
Каз, үрдәкне салкыннар башлангач кына суюның файдасы бар. Бу вакытка кошлар йомшак мамык үстереп җиткерә. Җиргә туң, беренче кар яткач суйганда, мамыгы чистарак була.
Кош мамыгыннан ясалган мендәрләрне ике елга бер юарга кирәк. Болай аны 20 елдан артык кулланырга була. Мамыкны бәз яки ике кат марля капчыкка салып, сабынлы суда юалар. Яхшылап кипкәч кенә тышлыкка тутырып куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев