Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
КҮҢЕЛЛЕ ЯЛ ИТЕГЕЗ!

Чын күңелдән әзерләнәләр!

Июнь башы — сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башлануы турында язып үткән идек инде.

Иске Сәфәр җирлегенә караган Керпеле, Иске Кадермәт авылы урамнары буйлап мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары Илддус Һарунов җитәкчелегендә дә сабан туена бүләкләр җыйганнар. Якташлары Мөнир абый Шаймурзинның җигүле атында авылларны шаулатып-гөрләтеп, җырлап-биеп йөреп чыкканнар. 
Авылларыбызда татар халкының милли йолаларыннан тайпылмыйча, сабантуйга бирнә җыю эшчәнлеген дәвам итәләр. Бу йола электән дә гармуннар белән җырлап-биеп, уеннар уйнап уздырылган булган.
Район җирлегендә сабантуй бәйрәменә халык чын күңелдән әзерләнүе куандыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев