Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Актаныш районында яшәүчеләр өчен февраль аена намаз вакытын тәкъдим итәбез

Актаныш районы мөхтәсибәте февраль аена намаз вакытын тәкъдим итте.

Таблицага аңлатма

1.      Иртәнге намаз. Иртәнге намаз вакыты таң беленү белән керә.

2.      Таң беленә. Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кыларга тиеш булалар. Төнге һәм витыр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш булалар.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ белән таң кушылу сәбәпле сәхәр вакыты таң беленү белән түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамлана.

3.      Мәчетләрдә укыла. Татарстан мәчетләрендә иртәнге намаз шушы вакытта укыла.

4.      Кояш чыга. Бу вакытта кояш чыга башлый һәм шушы вакытка хәтле иртәнге намазны укып бетерергә кирәк.

5.      Зәвәл. Зәвәл ул кояшның иң югары ноктадан авыша башлавы һәм өйлә намазының вакыты керүен белдерә.

6.      Өйлә намазы. Татарстан мәчетләрендә өйлә намазы шушы вакытта укыла.

7.      Икенде намазы. Хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазының вакыты һәр нәрсәнең шәүләсе зәвәл вакытындагы шәүләсеннән тыш үз озынлыгына караганда ике тапкыр озынырак булу белән керә.

8.      Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачырга кирәк була.

*Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачырга ярамый.

9.  Ястү намазы. Ястү намазының вакыты горизонтта шәфәкъ кызыллыгы югалу белән керә.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш батканнан соң 1 сәгать 30 минут калдырып укыла.

10.  Кыйбла. Бу вакытта кояш нәкъ кыйбла юнәлешендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев