Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Җәлил хәзрәт Фазлыев: 2024 ел- Гаилә һәм хәләл тормыш елы

Бүген районыбызның Чишмә мәдәният йортында Татарстан Республикасы Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазь кичәсе узды. Әлеге бик тә эчтәлекле очрашуда авыл халкы, районыбыз өлкәннәре катнашты.

Ел саен районыбызда Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашулар оештырыла.

Баш казыйның үтемле, тормышчан вәгазьләре барыбызны уйландыра, яшәешебезгә башка күзлектән карарга өйрәтә, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып гомер иткәндә кеше язмышының, киләчәгенең бәхетле, мәгънәле икәнен тагы бер кат раслый.

Бүгенге очрашуны Җәлил хәзрәт Фазлыев 2024 нче елны Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан "Гаилә һәм хәләл тормыш елы" дип игълан ителүе турында әйтеп башлап җибәрде. Россия Президенты Владимир Путин да 2024 елның "Гаилә елы" дип тәкъдим иткән иде. Дәүләтебез дә, динебез дә гаиләләр белән ныклы бит. Җәлил хәзрәтнең вәгазе гаилә кору, балалар үстерү, ир-хатын, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланды. 

- Аллаһы Тәгалә "Никахланыгыз, күбәегез, кыямәт көнендә күплеге белән өммәтемнең күплеге белән горурланырмын", дигән. Никахлар үткәрәбез, туйлар уздырабыз. Балаларны мул табыннар артына утыртып бәйрәмнәр оештырабыз. Безнең заман белән чагыштырып та булмый. Күбәябезме? Күбәймибез. Элек 5 метрга 5 метрлы йортта әби, бабай, ир, хатын, балалар үсте. Хәзер 200 квадрат метрлы сарайларда әби белән бабайга урын юк. Хәтта бәбигә урын юк. Бәбине Аллаһы Тәгаләнең бүләге, бәхет, шатлык дип кабул итүче кеше аз.  Баланы эшкә, ял итәргә комачаулачы объект итеп карыйлар. Гомер буе 1-2 бала алып кайтып кешедән ким булмасын дип үстерәбез, алар өчен яшибез. Ә кеше булсын дип уйлаучы юк. Мәктәптә бердәм дәүләт имтиханын яхшы итеп бирсен, дибез. Ә Коръән нигезендә яшәсен, дип әйтмибез,- дип вәгазьчебез бала туу белән аны ислам кануннары белән тәрбияләп үстерүнең, сабыйга кече яшьтән үк дини кыйммәтләрне төшендереп яшәүнең бәхет нигезе икәнлеген аңлатты.

 Хәзер мөселман календаре буенча Рәҗәб аена кердек. Рәҗәб һәм аннан соң килә торган Шәгъбән ае изге Рамазанга әзерлек айлары да булып тора. Җәлил хәзрәт тыңлаучыларга әлеге айларның фазыйләтләре турында сөйләде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кеше булып калуның дүрт җәүһәре хакында бәян итте.

Ерак араларны якын итеп килгән Җәлил хәзрәт Фазлыевка вәгазь кичәсен оештыручы "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Энгель Фәттахов олы рәхмәтләрен җиткерде.

Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин изге догаларын укыды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Аллаhнын рэхмэтлэре булсын,Эмин.