Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

АЛЛАҺКА ШӨКЕР: Табанлыкүл авылы халкы бердәмлеге белән Аллаһ йорты төзелеп бетеп килә(+ бик күп фотолар)

“Ак мәчет” – ак өметләр бүләк итә авыл халкына.

Тарихи мәгълүмат чыганакларында Табанлыкүл 1772 елдан ук телгә алына. Элек биредә хәтта ки 2 мәчет дин кардәшләребез өчен эшләп торган. Әмма СССР барлыкка килү вакытында болганчык революция җилләре әлеге авыл мәчетләренең ишекләрен дә кага... Ислам дине белән миһербанлык төшенчәсе һәрвакыт тыгыз үрелеп бара. Моны табанлыкүллеләр дә истә тота, шуңа күрә изге ният белән игелекле йөрәкле якташлары Рузилә ханым Шәймәрданованың мәчет төзү инициативасын хуплап алалар. Мәчетнең нигез ташын салуга, аны төзүгә барлык авыл халкы, ерактагы якташлары да үз өлешләрен кертә. 
Кичә, изге җомга көнендә биредәге “Ак мәчет”кә манара күтәрелеп, ярымай куелды, авыл иман нурына коенгандай тоелды. 

– Безнең бүген мәчетебез төп эшчәнлеген изгеләрдән-изге Рамазан ае алдыннан башлап җибәрде. Бергәләп гыйбадәт кылу, дини мәҗлесләргә җыелу урыны булды. Аллаһ ризалыгы өчен булсын, рәхмәтлелек сүзләремне җиткерәм. Уразага матур итеп кереп, тотып чыгарга насыйп булсын. Аебыз кебек нурлы булсын күңелләребез дә, – диде, бу күркәм чарада катнашучыларга “Эконом” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Каримов мәчеткә керер алдыннан тәкъбир әйткәч.


“Эконом” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Закирҗан улына һәм Югары Яхшый авыл җирлеге Башкарма комитеты башлыгы Илнур Хираҗетдин улы Әхәтовка бу авылда яшәүче дин кардәшләребез рәхмәтле булганнарын яшермиләр, мәчетне төзегәндә дә ярдәмнәренең ифрат зур булуын билгелиләр.
Авылның имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Салихов белән сөйләшеп алыйк:

Рәсих хәзрәт, элек биредә 2 мәчет булганына хәбәрдарбыз.
– Әйе, Юлай, безнең авылда революциягә кадәр мәчетләр булган. Әмма Совет власте килгәч, икесеннән дә ярымайларны кисеп, халык телендәге “кошый” чокырына салганнар аларны, дигән фикер дә бар халкыбыз күңелендә. Мәчетнең берсе нәкъ шушы Аллаһ йорты урынында булган. Әле мәчетнең төзелеш эшләре тәмамланмаса да, кулланышка яраклы.
Авыл халкы иманга тартыламы соң әлегесе көнне?
– Дингә тартылучы авылдашлар шактый күп. Санын гына төгәл әйтеп булмый, әмма Иншаллаһ килерләр. Моңа тиклем Түбән Яхшый авылына йөри идек, үзем белән күршемдәге бер яшь егетне дә алып бара идем. Гает намазларына табанлыкүллеләр 15 кешеләп җыела идек.


Хөрмәтле мөгаллимә, хезмәт ветераны Силүзә Газетдинова:

– Бу авылга 1966нчы елда килен булып төшкән идем, 36 ел буена Табанлыкүл авылы балаларына белем һәм тәрбия бирдем. Аллаһка рәхмәт, бүген дә аларның хөрмәте-ихтирамына төренеп яшим. Ямь өстенә ямь, бүген авылыбызда чын-чыннан зур бәйрәм, матур бәйрәм. Иман йорты манара һәм ай белән балкый. Мондый көннәрне күрермен, дигән фикер уйда да юк иде. Авыл халкы сөенә. Авылыбызда – иманлы, хезмәтсөючән һәм кешелекле кешеләр яши. Башка мәчетле авыллардан – ак көнләшү белән көнләшә идек. Чиксез рәхмәтем – авылдашыбыз, укучым Рузилә Якуб кызына. Аның башлангычы белән төзелешкә җан өрелде. Ярдәмчеләрне, иганәчеләрне тапты. Әти-әнисенә тәүге чиратта бик зур рәхмәт.
Дини бәйрәмнәрне моңа тиклем авыл клубында оештыра идек. Бинасы искерү сәбәпле, кызганыч, авыл клубы ябык иде. Әмма, шатлыклы вакыйга – ачылды ул да. Бинасы бик иске булса да, бик нурлы әле ул. Авыл халкы бик актив, мул көнкүрештә гомер итә. Икешәр машина ихаталарда. Авыл бетә торган түгел! Яшьләр дә авылыбыздан китәргә ашыкмый. Матур гаиләләр коралар, балалар үстерәләр. Әлеге вакытта медпунктыбыз мәктәптә урнашкан, ләкин яңасына баганалар утыртылган, ул дә озакламый сафка басыр. 
Алга таба менә шушы “Ак мәчетебез”дә намазлар укырбыз, дин тәгълиматенә тагы да ныграк төшенербез. Безне укытырга киләм, дип торган күрше авылдан мөслимә Гөлсинә Вилданова бар.


Шушы зур куанычлы бәйрәмне сезнең белән дә уртаклашасыбыз килде, дип ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм журналистик хезмәтебездә уңышлар теләде Силүзә апа.
Авылның ак әбиләре Рәзинә апа Кадыйрова, Нәзирә апа Исламова белән дә аралашып алдым:

– Бик сөенәбез, Ходай Тәгалә кодрәтенә ышанабыз. Киләчәктәге яшь буыннарга да бу изге йорт калачак. Сәламәтлек булса, исән-сау булсак йөрербез!


Бик тыйнак, ләкин изге җанлы, туган ягы өчен янып яшәгән райондашыбыз Рузилә ханым Шәймәрданова(Касыймова) белән дә сөйләштек:

– Мин бер интервью да бирмәмен, дигән идем. Газиз халкыма рәхмәтлегем йөзеннән генә бирергә риза булдым. Беренче чиратта әти-әнием, гаиләм, абыйлар белән сөйләштем, фикерләштек, авыл халкына мөрәҗәгать ителде, кәрәзле телефон аша төркем оештырдырылды. Әтием хәер-фатыйхасын бирде. Узган елның апрель ае ахырында нигез ташын салдык, ләкин ил-көн вакыйгалары, экономик проблемалар килеп туу сәбәпле эшләр тукталып торды. Мәхәллә төзелде, документация сораулары хәл ителде.
Безнең авылдашлар бик дус, бердәм, мәчет төзү фикерен дәррәү күтәреп алдылар. Һәрдаим һәр гаилә үзенең матди халәтеннән чыгып булышты. Аерым рәхмәт җиткерәбез читтән  булышучыларга. Чаллы, Казан шәһәрендә һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче якташлар да үзләренең өйләрендә үткәргән  үткәргән Коръән ашларыннан да җыелган хәер-сәдакаларын даими җибәреп тордылар. Без бик зур рәхмәтлебез аларга.
Шулай ук, исемнәрен белдерергә теләмәгән, хәйриячелек иткән зур йөрәкле, киң күңелле хәйриячеләргә бик зур рәхмәт!
Көз көне дә, кыш көне дә төзелеш эшләре тынмады. 


Авыл халкы тырышлыгы, дин кардәшләребезнең бердәмлеге белән төзелгән Табанлыкүлнең яңа иман йорты Актаныш районындагы иң матур гыйбадәтханәләрдән саналыр, биредә йолалар уздырылыр, яшьләр никахка керер, дин нигезләре һәм гарәп теле буенча курслар эшләр. “Ак мәчет” авылның рухи үзәге булыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев