Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләренә рәхим итегез!

Рамазан аенда районыбызда ифтар мәҗлесләре бик күркәм уза.

Актаныштагы дин йортларында ифтар мәҗлесләрен тулаем үзләре финанслаучы кардәшләребез елдан-ел арта.  Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесләрен оештырырга ярдәм итәргә теләүчеләргә дә сәдакаларын салу өчен аерым тартма куелган.

Кемдер 50, берәүләр 100 сум акча сала, шулай итеп тиешле суммалар җыела. Авыз ачтыру мәҗлесләренең ярты чыгымын күтәрергә теләүчеләр дә районыбыз имам-хатыйбы Руслан Мортазинга мөрәҗәгать иткән.

-Мәҗлесләргә ризыклар әзерләүдә мөслимәләребез аеруча тырышлык куя. Алар ураза тоткан көенә көннәрен табын әзерләүгә багышлыйлар. Көндездән үк алар мәчетнең ашханәсендә пешеренәләр, кичен исә мәҗлесләр тәмамланып тәравих намазлары укылмыйча өйләренә кайтмыйлар. Аллаһның рәхмәте яусын безнең апаларыбызга! -ди Руслан хәзрәт.

Җәмәгать белән беренче авыз ачу мәҗлесе 11 март көнне "Бүләк" мәчетендә узды. Бүген дә әлеге дин йортында ифтар узачак. Ә 15 мартта "Җәмигъ" мәчетендә зурлап авыз ачу көтелә. 

Үзәк мәчеттә Актаныш авылы җирле дини оешмасының эшчәнлеген яктырткан интерактив тактада төрле кирәкле мәгълүматлар күрсәтелгән. Балалар өчен игълан ителгән конкурслар, хаҗ кылу мөмкинлекләре, март аена намаз вакыты белән дә шушында танышырга мөмкин. 

Март аена намаз вакыты таблицасы астындагы ике куэр-код аша сәдакалар күчерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев