Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

«Җәмигъ» мәчетендәге дини лагерьда дини белемнәр белән беррәттән дөньяви гыйлемнәр дә бирелә

20 июньнән районыбызның «Җәмигъ» мәчетендә дини лагерь үз эшчәнлеген башлады. Актаныш районы мөселманнарының дини иҗтимагый оешмасы Аллаһ йортлары каршында балаларны ислам кануннары, әдәп-әхлак кагыйдәләре белән таныштыруга, бу уңайдан ныклы белем, тәрбия бирүгә зур игътибар юнәлтә.

 Һәр елдагыча Актаныш авылында яшәүче кызлар-малайлар, шулай ук җәйге каникулда  дәү әти-дәү әниләренә кунакка кайткан балалар ислам дине нигезләрен өйрәнергә аланга җыелды.

40 ир бала, 60 кыз көн саен "Җәмигъ" мәчетенең ишекләрен ачып керә. Иртәнге 9.00 сәгатьтән өйләгә кадәр ир балалар, өйләдән 15.30 сәгатькә кадәр кызлар алдан ук билгеләнгән план нигезендә укыйлар, дини гыйлем алу белән беррәттән дөньяви белемнәр дә бирелә.

                Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлнара Рахманова лагерь вакытында кызлар өчен оештырылган дәресләрнең биш өлешкә бүленгәнен әйтте.

"Гыйбадәте-намаз" өлешендә намаз укырга өйрәнү, аның кагыйдәләре белән танышу каралган.

"Әхлак дәресләре"ндә балалар киенү, ашау, мәчеттә үз-үзеңне тоту, сәламләү, әти-әнигә хөрмәт әдәпләре белән танышалар.  "Коръән уку- тәҗвид" дәресендә изге китабыбызны укуга багышлана.

"Пәйгамбәрләр" өлешендә "Коръән" китабында телгә алынган 25 пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәтү максат итеп куелган.

Шулай ук балаларга гареф хәрефләрен танырга, яза белергә дә өйрәтелә.

               Лагерьга йөрүчеләрне мәчетнең ашханәсендә кайнар аш белән сыйлап та җибәрәләр. Мөслимәләребез Эльвира Мортазина, Гөлназ Мансурова, Зәмфирә Мөхәммәтова,  Лимария Идрисова беренче яки икенче аш, салат, яшелчә, җиләк-җимеш куеп өстәллләрне көн саен әзерләп, балаларны көтеп алалар. 

         Көндезге аштан соң да балалар өйләренә таралмый әле. Мөслимәләр кызларга төрле тәрбияви лекцияләр сөйли.

Яулык бәйләү, кул эшләре буенча, өстәл бизәү турындагы мастер-классларны кызлар көтеп алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев