Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Әрвахлар догага мохтаҗ

Милләтебездә бик күп матур йолалар бар- гаиләдә сабый туса, туганнар, күрше- тирә, дусларны чакырып исем кушу мәҗлесләре үткәрәбез. Егет белән кызга никах укып, мәҗлесләргә җыелып матур теләкләр телибез. Кем дә булса вафат икән, шулай ук барлык туганнар, күршеләр, кешенең кайгысына битараф булмаган авылдашлар җыела.

                   Мәрхүмнең 3, 7, 40-ын, елын  үткәрү буенча шәригатьтә күрсәтмәләр юк. Әмма хак динебез- ислам тыелган вакытларда, Екатерина- II хакимлек иткән чорларда татар-мөселман җәмәгате патшабикәдән рөхсәт сорап әрвахаларыбызны искә алырга, алар рухына дога кылу турында рөхсәт сораган. Нәкъ шушы елларда мәрхүмне искә алу мәҗлесләре үткәрелә башлый. Шушы гадәт хәзергәчә мөселман кардәшләребездә сакланып калган. Бу искә алу мәҗлесләрендә-3, 7, 40-ын, елын  үткәргәндә туганнар белән төп йортка, төп нигезгә җыелып, бергә дога кылына, вәгазьләр тыңлана. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин  "Актаныш-информ"да булган очрашуда “Бу бик саваплы гамәл, моның гөнаһы юк”, ди. Хәзрәт тере кеше өчен ризык никадәр әһәмиятле булса, әрвахлар өчен доганың шулкадәр кирәклеген аңлатты. 

-    Изге җомга көнендә барлык райондашларыбызны мәчетләребезгә җомга намазларына чакырабыз.  Җомга намазы укылганнан соң әрвахлар рухына дога кылабыз. Мәрхүмнәрнең 3, 7, 40-ын, елын  үткәрәбез дә башка мондый мәҗлесләр үткәрелми. Ә менә атна саен җомга намазыннан соң якыннарыбызның рухына дога кылу бик саваплы, райондашларыбыз шуны истә тотсын иде,- ди  Руслан Мортазин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев