Актаныш

Август аена Актаныш районында яшәүчеләр өчен намаз вакыты

29 июльдән кояш баешы белән Мөхәррәм аена кердек һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1444 елга аяк бастык.

             Исламда ел хисабы һиҗрәт кылган вакыттан, ягъни Рәсүлебезнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән исәпләнә башлаган. Һиҗрәтне мөселманнар безнең эраның 622 елында Мәккә мөшрикләренең кыерсытулары һәм җәберләүләре нәтиҗәсендә кылырга мәҗбүр була.
                     Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның барлык мөселманнарны Яңа 1444 ел белән котлавында түбәндәге сүзләр бар: 


Кызганычка каршы, ислам календаре Россиянең бүгенге күпчелек мөселманнары өчен Шәригатьнең онытылган бер гадәте генә булып тора. Дин кардәшләребез Милади буенча истәлекле даталарны яттан белсә дә, Рамазан ае яки Корбан гаетенең башлануын билгели алмый. Бу хакта ачынып үз вакытында бөек Мәрҗани хәзрәтебез дә әйткән була. Ул үзе бары тик мөселман календәре буенча гына яшәгән һәм үзенең яшен дә Милади буенча түгел, ә Һиҗри буенча санаган. “Һиҗри тәкъвимне кулланудан калдырсак, кешеләр Сәфәр һәм Мөхөррәмнең ни икәнен дә онытачак заман җитәчәк” – Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңаеннан басылып чыккан “Мәрҗани” исемле мәкаләләр җыентыгында аның шундый фикере китерелгән.

Һәр мөселман кешесе үзенең тормышын Һиҗри тәквим буенча алып барырга тиеш. Беренчедән, календарь безгә алдагы елны хәерле планнар, игелекле ниятләр белән тулыландырырга һәм соңыннан үткән 12 айга нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, календарь изге төннәрне һәм көннәрне, бөек бәйрәм-гаетләрне, хәрәм айларны, аеруча саваплы-фазыйләтле вакытларны игътибарда тотарга ярдәм итә. Мисал өчен, Ислам календарен башлап җибәрүче Мөхәррәм ае ураза тоту өчен Рамазаннан соң иң фазыйләтле вакыт булып тора. Аеруча Мөхәррәмнең 10нчы көнендә билгеләп үтелүче Гашурә көнендә (быел Милади буенча 8 августка туры килә) һәм аннан алда яки аннан соңыннан 1 көн өстәп ураза тоту мөстәхәб. Ышанычлы хәдистә әйтелгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә.

Һиҗри тәкъвим белән Шәригать кагыйдәләре генә түгел, динебезнең тарихи вакыйгалары да бәйле. Бу даталар бөтен кешелек дөньясы өчен нәсихәт булып тора: Аллаһы Тәгалә – Бөек, Барын да Белүче, Күрүче, Ишетүче, Кодрәтле, барлык галәмнәрнең Хуҗасы, Ул гына - дөньяларда барган хәлләргә Хаким. Һәрнәрсә Аның ихтыяры белән һәм Аның кешеләрдән яшерен булган тәкъдире белән тормышка аша. Әмма Раббыбыз Үзенең мәхлүкларына игелек кылу сәләтен дә биргән һәм хак юлда кыенлыкларга каршы торганнары өчен аларны әҗер-саваплар белән дә бүләкли. Моның ачык мисалы – мөшрикләрнең изүләренә карамастан иманнарына тугры калган һәм, йорт-малларын калдырып китеп, Аллаһ ризалыгы өчен Һиҗрәт кылган һәм шуның белән ике дөнья бәхетенә, тынычлыкка һәм иминлеккә ирешкән сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм аның сәхабәләре. Һичшиксез, авырлыклар да, хәерләр дә безгә бердәнбер илаһи ният белән җибәрелә: арабыздан ихлас иманлы бәндәләрне һәм мөнафикларны ачыклау. Бер генә кайгы-хәсрәт тә күрсәткән күркәм сабырлык өчен әҗер-савапсыз килми, һәм бер генә фани файда да Аллаһка тугрылык сыналудан башка төшми.

Кадерле дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча яңа 1444 елда Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, безнең ихлас ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә тынычлык, иминлек һәм бар мөселман өммәтенә игелекләр бирсен. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда хак юлдан тайпылмыйча, Аның әманәтләрен һәм тәкъвалыгыбызны сакларга насыйп итсә иде. Әмин!

 

          Әлеге намаз вакыты яңа 1444 елның беренче ае- августка Актаныш районында яшәүчеләр өчен. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: