Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

БАЛАЛАР ДИНГӘ ТАРТЫЛА, НАМАЗ УКЫРГА ЯРАТА

Бүген, Чуракай авылы мәчетендә һәм аның янәшәсендә генә, узган ел үзенең ишекләрен ачкан мәдрәсәдә балалар арасында “Мин намаз укырга яратам” исемле намаз уку бәйгесе оештырылды. Әлеге матур һәм изге ниятле бәйге үзәкләшкән дини оешма Татарстан җөмһурияте мөселманнарының Диния нәзарәтенең Актаныш районындагы мөхтәсибәте тарафыннан гамәлгә куелды.

Чарага районыбыз җирлекләреннән генә түгел, Башкортстанның Илеш районыннан да яшь дин кардәшләребез һәм остазлары килгәннәр иде. 
Гомумән, биредә 40тан күбрәк бала катнашты, сөенечле күренеш – Чуракайдагы мәдрәсәгә 8 кыз, 10 егет дин сабакларын өйрәнергә йөри. Олылар төркемнәре дә бар. 
Бәйгене оештыручыларының берсе булган, Чуракайның “Шәмсун” мәчетенең имам-хатыйбы Назыйм хәзрәт Шәехов белән сөйләшәбез:

– Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә рассүлинә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Әлхәмдүлилләһи шөкер, Аллаһның рәхмәтләре белән менә безнең җирлектә, Чуракайда “Мин намаз укырга яратам” исемле балалар арасында бәйгене үткәрәбез. Бик күп балалар килде. Бу бәйгене оештыруыбызның сәбәбе:балаларга дөньяви белем, дөньяви тәрбия өчен бик күп түгәрәкләр бар, ләкин рухи яткан әзрәк тәрбиялибез газизләребезне. Балаларыбыз иманлы, тәүфыйклы, итәгатьле, юмарт, кешелекле һәм кечелекле булып үссеннәр өчен дини белем һәм иман байлыгы бирергә кирәк. Әгәр дә бала иманлы булса, киләчәгебез дә өметле, якты була, илебез дә, милләтебез дә ныклы була! 
Киләчәк көннәребез бәхетле булсын, ил-көннәребез тыныч булсын! Без сәламәт булсак, ләкин күңелебез тыныч булмаса, безгә саулык файда китерми. Җаннарыбыз тыныч һәм көр булып, Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсен Раббыбыз. Килеп терәлде Изге Рамазан ае – зур кунак итеп аны каршылыйк. Милләтәшләребез, дин кардәшләребез, туганнарыбыз һәм авылдашларыбыз –ислам диненең дүртенче баганасы булган Рамазан аенда ураза тотып Аллаһның бәрәкәтенә ирешсеннәр иде. 
Әлеге бәйгегә кайтканда, игелекле җанлы якташларыбыз, бүләкләр, призлар хәстәрләүдә Актаныштан Рафкил хәзрәт гаиләсе белән, улы Мөхәммәт тә, Байсардан Рөстәм һәм Инзил Бәшировлар, ризык һәм сый-нигъмәт белән урындагы мәктәп коллективы ярдәм кулы суздылар. Аллаһка шөкер, ифтарлар үткәрү мәсьәләсендә дә иганәчелек итәргә теләүчеләр менә мөрәҗәгать итә дә башлады. Никахлар, исем кушу йолалары, дини мәҗлесләр һәм кичәләр дә үткәрәбез. Яшьләребез дә дингә тартыла. Намазларга 10 кешеләп җыелабыз, араларыннан бер 3-4 генә олы яшьтәгеләр булырга мөмкиннәр. Әлегесе вакытта Әгъбәс авылында имам юк иде, менә бер яшь егетне әзерлибез бу вазыйфага. Җәй көне эшен башлар. 


Назыйм хәзрәт белән аралашкач ничектер күңел дә тагы да ныграк сафланып киткән шикелле тоелды, ә Әгъбәс Аллаһ йортына яшь имам билгеләнәчәге аеуруча шатлыклы яңалык. Эшләре уң булсын.
Чараның иң төп максатларының берсе балаларны бергә җыю, үрнәк өлгеләре күрсәтү, бер-берсе белән аралашу мөмкинлекләре тудыру. 
Изге Рамазан ае һәм балаларның каникуллары башланганчы үткәрү әлеге чараны алдан ук уйланган. Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин үзенең хәер-фатыйхасын бирә әлеге изге гамәлгә. 
Яшь дин кардәшләребез берничә номинациядә үзләрен сынап карыйлар. Алар төрле яшьтәләр. Араларында хәтта 4-5 яшьтә булганнары да бар, алар апа-абыйлары белән килгәннәр. 
Әйдәгез әле, күрше Башкортстан якларыннан, Илеш районының Йонны авылыннан килгән кызлар Сөмбел Маннанова һәм Индира Шәяхмәтова белән сөйләшик:

– Мин 10нчы сыйныфта белем алам. Мин дингә 2021нче елны килдем, истә ул көн, 30нчы декабрь иде. Намазны 2 ел тирәсе укыйм. Намазга, дин тәгълиматләренә Ибраһим хәзрәт өйрәтте. Әлегесе вакытта үземнән кечерәк кызларга да белем бирәм. 


– Мин дә 10нчы сыйныфта укыйм. Бәләкәй чактан ук намазга өйрәндем. Әти-әнием намазда түгелләр әле. 


Чираттагы әңгәмәдәшем Чуракай мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Таңсылу Сәлахова:

– Без мәдрәсәбез ачылу тантанасында да шигырьләр сөйләп , матур итеп ачуга өлешебезне керттек. Аннан соң, укулар башланды, намазга өйрәндек, сүрәләр ятладык. Коръәнне укып чыгу максатым бар. Авылыбызда мәдрәсә булганга бик шатбыз, элегрәк Вәсилә апа укыта иде, хәзер ул шәһәргә киткәч, Назыйм абый. Мәчеткә даими йөрибез, динебез миңа бик ошый!


Регина Минһаҗева әлегә 1нче сыйныф укучысы гына булса да, мәдрәсәгә бертуган апасы Галия белән бик теләп йөри.

Догалар өйрәнү ошый, мәчеттә бик күңелле, ди  үскәнем. 


Мәрьям һәм Мәликә Гаяновалар бәйгене кызлар арасында башлап җибәрделәр.
Рузилә ханым Сәдриева:

– Без бу бәйгегә кызым Язгөл Сәдриева белән Байсар авылыннан килдек. Әле яңарак кына кызым бик матур итеп үзенең сәләтен күрсәтте. Ике рәкәгать намаз укыды. Мин кызымның уңышлы чыгыш ясавына бик сөенеп утырдым. Мондый ярышлар тагы да күбрәк булсын һәм ешрак оештырылсын иде. 

Язгөлнең үзе белән дә сөйләшеп алыйк:

– Мин 2нче сыйнныфта укыйм. Әле гарәпчә язарга һәм укырга өйрәнәм. Конкурска әйбәт итеп әзерләндем, каушамадым.
Барлыгы 22 кызчык биредә үзенең дин буенча белемен дәллиләде, бәйге кызлар арасында мәдрәсәдә үтсә, малайларныкы мәчеттә булды.

Азамат Мөхәммәтдинов, үзе Әлмәт егете:

– Мин 3нче тапкыр мондый бәйгедә катнашам. 2019, 2022нче елда Актаныштагы мәчеттә катнашкан идем. Мин азан әйтеп күрсәттем, намаз укыдым һәм догаларны сөйләдем. 

Шулай ук яшь дин кардәшебез Таһир Вахитов:

– Мин тәүге тапкыр мондый бәйгедә катнашам. Әгъбәс мәктәбендә укыйм. 
Акыллым, сине догалар, намаз укырга, азан әйтергә кем өйрәтте?
– Мине әтием өйрәтте. Динебезне яратам. Коръәнне дә укырга теләгем бар.


Балалар бәйге вакытында яңа белемнәр, чыныгу гына түгел, ә яхшы кәеф һәм онытылмас тәэссоратлар да алды. Балаларны һәм остаз мөслим-мөслимәләрне мәдрәсә ашханәсендә тәмле чәй табыны көтә иде. Исламда ризык кабул итү — ул гыйбадәт төрләренең берсе. Балалар аны билгеләнгән кануннар буенча башкара: 1) ашау алдыннан кеше ризыкны Аллаһы Тәгалә биргәнен һәм аны гыйбадәт кылу өчен организмны ныгыту максатыннан кабул итүен аңларга тиеш; 2) кеше ашый башлагач, Аллаһы Тәгаләнең исемен искә алырга һәм: «Бисмилла» (Аллаһ исеме белән) әйтергә тиеш; 3) иң ахырдан Аллаһы Тәгаләне олылап «Әлһәмдүлилләһ» (Аллаһка мактавыбыз) дип әйтү һәм ата-аналарны хөрмәтләүне дә онытмау зарур.
Бәйге бик матур булды, рухи куәтле бәйге бәйрәм төсендә оештырылды. Хак динебез балаларны сабыр булырга, авырлыкларга авырсынмаска, ярдәмчел һәм көчле булырга өйрәтә. Тугрылык һәм күркәм холык – безнең балаларның якты киләчәгенә өметле юл булсын иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев