Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Бу фикерләрне өйрәнү зыянлы булмас

Локман Хәким нәсихәтләрен өйрәнеп алыйк.

* Байлар янына сирәгрәк йөр — үз тормышыңа канәгатьсезлек, аларга карата көнчелек уянуы бар.

 

* Мохтаҗларның, авыруларның хәлен еш бел — шөкранә хисең артыр. Параличланган кеше бер сәҗдәдә маңгаен җиргә тидерер өчен, бер мәртәбә мәчеткә барыр өчен бар байлыгын бирер иде. Сукыр кеше Коръәнне ачып укыр өчен бернәрсәсен дә кызганмас иде. Сәламәт кешеләргә бу эшләрне эшләр өчен бер тиен дә кирәк түгел — ник кадерен белмибез? Бер көн килер — соң булыр...

 

* Таңда әтәч кычкыргач, йокыңнан тор, намазыңны укып хәләл кәсепкә кереш. Әтәчтән дә ялкау булма. «Сезнең хәерлегез — дөньясы дип ахирәтне куймас, ахирәте дип дөньясын куймас, икесен дә тигез күрер һәм башкаларга йөк булмас» (хәдис).

 

* Тәүбәңне икенче көнгә калдырма — үлем кайчан киләсен белмисең. Гөнаһлы кешенең гөнаһы — гөнаһ кылганнан соң тәүбә кыйлмыйча, тәүбәсен кичектерүдә. Үлем килгәч, тәүбә капкасы ябыла.

 

* Әдәпле, хикмәтле, тәкъва, галимнәр белән аралаш, аларны тыңла. Чиста күңелле кешеләр белән аралашу, аларны тыңлау — яңгыр коры җирне терелткән кебек, күңелеңне терелтер. Хикмәтне кайдан тапсаң — шуннан ал, хикмәт ярлы кешене дә патшалар белән аралаштыра.

 

* Белгән гыйлемнәреңне тормышта дөрес итеп кулланырга өйрәнмичә, яңа гыйлем артыннан чапма. 

 

* Аллаһны искә алучыларны, Аллаһ турында сөйләүчеләрне ишетсәң — ул җирдән китмә. Аллаһ аларга рәхмәт күзе белән караганда, сиңа да өлеш чыгар.

 

* Буш сүз, гайбәт сөйләүчеләр янында торма, күңелең каралыр, тупасланыр, изге гамәлләрең бетәр. Аларга Аллаһның газабы килгәндә сиңа да өлеш чыгар. 

 

* Сүзеңне өч иләк арасыннан үткәреп әйтү кирәк. Беренчесе — дөреслек иләге, әйтәсе сүзең дөресме? Телнең иң зур афәте — ялган. Икенчесе — файда иләге, әйткән сүзеңнең берәр кешегә файдасы бармы? Өченчесе — матурлык иләге, әйтәсе сүзең матурмы?

 

* Кирәк-кирәкмәскә бурыч алудан саклан. Бурыч ул — көндезләрен кимсенү, төннәрен — авыр уйлар. Күпләр, барына канәгать булмыйча, баю нияте белән бурыч (кредит) алып, хәерчелек җимешләрен татыйлар.

 

* Бар нәрсәне онытып дөнья кума, бервакыт дөнья сине куар. Мөмкинлегең булып та, хәләл кәсебеңне ташлама, ялкаулык тәкъвалыкка керми. «Кеше ашаган ризыкның иң хәерлесе һәм иң файдалысы — маңгай тирен түгеп тапканы» (Хәдис).

 

* Яхшы кешеләр янында үзеңне түбәнчелекле тот. Су чокырга җыелган кебек, хикмәтне дә Аллаһ үзен түбәнчелекле тотучыларга бирә.

 

* Юньсезләр белән дуслашма. Черек алма янына бер түгел, бер дистә яхшы алма куйсаң да ул яхшырмый, яхшылары бозылырга мөмкин.

 

* Үткәннәргә үкенеп гомереңне үткәрмә, кулыңнан ычкынганны кайтарам дип азапланма. Сиңа насыйп — сиңа, сиңа насыйп булмаганны куып тота алмыйсың. Үзеңә бирелгәнне кулыңнан ычкындырма, шөкер ит. Күп вакыт кулыбыздагының, яныбыздагының кадерен белмибез, югалткач — үкенеп елыйбыз. Исән чакта, бергә чакта бер-беребезнең кадерен белик. «Үлем килүдән элек — яшәвеңне, картлык килүдән элек — яшьлегеңне, ярлылык килүдән элек — байлыгыңны, мәшәкатьтән элек буш вакытыңны Аллаһтан ганимәт дип бел» (хәдис).

 

* Балаларыңның сөенечен күрим дисәң, аларны игелек кылудан тәм табарга өйрәт. 

«Әти-әнинең балага калдырган иң зур мирасы — яхшы тәрбия» (Хәдис). Байлык белән генә бала тәрбияләп булмый, вакытыңны да бирергә кирәк, нәтиҗәсе күбрәк булыр. 

 

* Гел йөзеңне чытып, зарланып йөрмә. Син зарланганга, кайгыңны сөйләгәнгә дусларың (якыннарың) борчылыр, ә аларны нигә борчырга? Дошманнарың сөенер, ә аларны нигә сөендерергә? Ләкин күпме генә зарлансаң да, хәсрәтең дә, авыруың кимемәс. Шат күңелле, ачык йөзле бул, барына канәгать бул — бәхетле тормыш кичерерсең.

 

* Кеше кулындагыга кызыкма. Кирәк әйберне иң элек Аллаһтан сора. Ул бер хәерле бәндәсе аркылы сиңа сәбәбен чыгарыр һәм син сөенеч табарсың, теләгеңә ирешерсең.

 

* Теләгең кабул булмаса — кайгырма. Кайвакыт теләк кабул булмау, кабул булудан хәерледер. Безгә нәрсә кирәген без белмибез. Аллаһ — белүче. 

 

* Яхшылыкны да тиешле кешесенә эшлә. Аның белән файдалана белмәүчегә эшләсәң — яхшылыгың әрәм булыр, юкка чыгар. Төпсез кисмәккә су тутырган кебек, бу дөньяда да югалтуга дучар булырсың, Ахирәттә дә әҗерен күрмәссең.

 

* Саран да булма, исраф та кылма — үзеңне яхшы хис итәрсең, «һәр исраф — хәрәм» .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев