Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Бүген Бәраәт кичәсе

Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә Бәраәт кичәседер

«Бәраәт» сүзе гарәп теленнән «бурычтан вә җәзадан котылу» дип тәрҗемә ителә. Шулай ук әлеге сүз бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсенә дә туры килә. Динебездә «Бәраәт» төшенчәсе гөнаһлардан котылу дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылуны раслап, безгә «таныклык тапшырылу» кичәсе дип атарга да мөмкин.

Бәраәт кичәсе шәгъбан аеның 14 нче көненнән 15 нче көнгә каршы кичендә була (2024 елда 24 февралдан 25-енэ каршы кич). Бу кичтә һәм көндә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт вә мәгърифәте җир йөзенә таралыр. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә Бәраәт кичәседер: Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья сәмасына (күгенә) иңдерелгән вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.
Коръәндә Аллаһ болай боерган: «Һә мим. Хәләлне вә хәрамне ачыклый торган китап Коръән белән ант итәмен. Чыннан да, без ул Коръәнне мөбарәк булган бер кичне төшердек. Чыннан да, без ул Коръән белән кисәтүче булдык, һәр хикмәтле эш бу мөбарәк кичтә хәл ителер».
«Духан / Төтен», 44:1-4

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"