Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Бүген Рамазан аеның кыл уртасын каршыладык

11 март иртәсе алдыннан мөселман дөньясы, бар эшен Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлады. Бүген Рамазан аеның кыл уртасын каршыладык. Тоткан уразаларыбызны Аллаһ үзе кабул итсен!

Рамазан аена кагылышлы хәдисләр:

«Рамазан аеның башы — рәхмәт, уртасы — мәгърифәт, ахыры — җәһәннәм газабыннан котылудыр»;
— «Булдыра алганда, ураза тотыгыз — сәламәтлегегезне ныгытырсыз»;
— «Тотылган ураза һәм укылган Коръән Хисап көнендә колы өчен шәфәгать сораячак. Ураза әйтер: «Йә, Раббым! Мин аңа ашарга һәм нәфес теләкләрен үтәргә комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!» Коръән әйтер: «Мин аның төнге йокысына комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!»
— «Өч кешенең догасы кабул ителми калмас: дөреслек белән идарә итүче дәүләт башлыгының; авыз ачканда ураза тотучының; кыерсытылган кешенең»;
— «Иртәнге шәфәкъкә кадәр ашагыз, монда бәрәкәт бар»;
— «Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр»;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев