Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Чит җирләргә китеп яшәсәң дә, сагындыра туган җир!

Чит җирләргә китеп яшәсәң дә, сагындыра туган җир! Әйе, чыннан да шулай. Күрешергә, очрашырга сәбәп юк, болай гына авылдашлар янына кайту әллә ничек. Менә шундый уйлар белән айлар, еллар үтә дә китә икән. Ә изге Рамазан аеның хикмәте- менә шул бер-береңнән ерагайган күңелләрне- туганнарны, кардәшләрне, дус-иш, күрше-тирәне бергә җыя, рухи яктан ныгыта, рәхмәт хисләре уята. Иске Богады җирлегенә караган авылларда читтә яшәүче авылдашлар ифтар мәҗлесләре оештырды.

Изге Рамазан ае үзенең шатлыклы мизгелләре белән авылларыбызга бердәмлек рухын бүләк итеп ахырына да якынлаша. 

Актанышлылар көн саен өйләрдә, мәчетләрдә, башка җәмәгать урыннарында саваплы һәм рәхмәтле, якты хисләр генә уята торган ифтар мәҗлесләре үткәрделәр. 

Ифтар – бергәләп ризыклану түгел, ә күңелләрнең берләшүе, авылдашлар арасында дуслык тойгыларын ныгыту һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү юлы да. Мәҗлесләрдә кешеләр вәгазьләр тыңлап, гыйлем ала, җәмәгать белән намаз укый, изге теләкләр теләп дога кыла. 

Иске Богады җирлегенә караган барлык авылларда да күмәк мәҗлесләр оештырылды. Ифтарлар шушы авылда туып-үскән иганәчеләребез ярдәмендә узды.

Яңа Җияштә Гөлфия Билалова, Югары Богадыда – шушы авылда гомер итүче Айдар Кирамов, Рәфит Габдуллин,

Иске Богадыда бертуганнар Люция Гыймадиева, Миләүшә Кашапова, Илнур Басыйровларның гаиләләре Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөселман кардәшләребезне бергә җыйды. Иске Солтанголда авыл халкы авыз ачуны бергәләп оештырды.

Өлкәннәр генә түгел, урта яшьтәгеләр, яшьләр дә дини мәҗлестә бик теләп катнаштылар, авыз ачып, намазлар укыдылар. «Бисмилла» итеп әзерләнгән тәмле ризыклардан авыз иттеләр, хәл-әхвәл белешеп, бер-берсе белән күрешеп сөйләштеләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 32 ел очрашмаган сыйныфташларның сагынышып күрешүе Рамазан аеның олуг бер хикмәтедер.

Ифтар – ураза тотучылар өчен генә түгел, бөтен мөселманнар һәм Ислам диненә якыная башлаганнар өчен дә ачык капка ул. Ураза тотмаган кешеләр дә бу изге мәҗлесләрдә катнашып, Рамазанның мәгънәсен аңлыйлар, Аллаһы Тәгаләнең бирә торган нигъмәтләренә шөкер итеп, рәхмәт әйтәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев