Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Югары Яхшый авылында быел гына ачылган «Дәүҗия» мәчетендә зурлап Мәүлид бәйрәме уздырдылар

Бу көннәрдә мөселман дөньясы аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламне олылап аның туган көне уңаеннан дини кичәләр оештырыла. Мәчетләрдә бер-бер артлы Мәүлид кичәләре уздырыла. Якшәмбе көнне Югары Яхшый авылында яшәүчеләр быел гына үз ишекләрен ачкан «Дәүҗия» мәчетенә әнә шундый бик матур кичәгә җыелды.

Хәзрәти Мәгруф Әл-Кәрхый әйткәнчә: Кем дә булса Мөхәммәд с. г. в. нең мәүлиден укытырга ризык хәзерләсә һәм мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус-ишләрен чакырса, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә ул бәндәләрне Пәйгамбәрләр белән бер төркемдә булдырыр һәм аларның урыннарын югары жиденче кат күктә итәр.

Имам Жәләлетдин Әс-Суютый әйткән: «Берәр йортта, яисә мәчеттә, яисә берәр мәхәлләдә Мөхәммәд с. г. в мәүлиде укылса ул йортның, яки мәчетнең тирә якларын фәрештәләр чорнап алыр һәм шул урынның халкына фәрештәләр салават әйтеп торырлар һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аллаһының разыйлыгы насыйп булыр. Жәбрәил, Микаил, Исрафил һәм Газраил г. с. фәрештәләр исә мәүлид укуга сәбәпче кешегә үзләре салават әйтерләр».

 

Әлхәмдулиләһ, «Дәүжия» мәчетебездә Мәүлид кичәсе узды. Кичәбез бик бәрәкәтле булды. Барлыгы 60 лап кеше җыелды. Беренче катта ирләр булып, икенче катта хатын-кызлар, балалар булып Мәүлид мәҗлесен башлап жибәрдек. Мәҗлесне Нурмөхәммәд хәзрәт үзе алып барды. Иң баштан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рөстәм хәзрәт Хайруллин үзенең котлауларын ирештерде, аннан соң Актаныш районы мөхтәсибе Руслан хәзрәт чыгыш ясады, соңыннан сүз Мәкки абыйга, аннан соң Тимербулат абыйга бирелде. Барысы да Мәүлид бәйрәме белән котлап жылы сүзләрен әйттеләр. Соңыннан Коръән сүрәләре укып, салаватлар әйтеп, ир-атлар беседкага чәй өстәленә юнәлделәр. Ә хатын-кызлар беренче катка төшеп Мәүлидне дәвам иттеләр. Анда оештырылган программа бик бай булды: Пәйгамбәребез с.г.в. тормыш юлы белән таныштык, бу көнне зурлап салаватлар әйтелде, шигырьләр сөйләнде, мөнәжәтләр әйтелде, догалар кылынды. Барлык килгән кунакларга кечкенә генә булса да бүләкләр таратылды. Соңыннан өйлә намазыннан соң хатын-кызлар да чәйләп өйләргә таралды. Алар бик кәнәгать булып киттеләр. Аллаһы Тәгалә разый булсын.

Шулай Мәүлид бәйрәмен оештыруда катнашкан Тимербулат абыйга, Таһир- Җәүһәрия апаларның гаиләләренә, көчен, куәтен кызганмый, һәрвакыт хикмәтле киңәшләрен биреп торучы Мәкки абыйга, гаиләсенә, кызларга- Гөлнарага, Рәзиләгә, Дилбәр апага, Лианага, шулай ук Пәйгамбәребез с. г. в. -не зурлап килгән барлык кунакларга да олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Һәммә барчагызга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булып, Пәйгамбәребез с. г. в. нең шәфәгатен алырга насыйп әйләсен. Ошбу бәйрәмне оештыруда малларыгызны, көчләрегезне сарыф иткән өчен, Раббыбыз җаннарыгызга тынычлык, күңелләрегезгә иман нуры, тәннәрегезгә сәламәтлек, малларыгызга бәрәкәт, гаиләләрегезгә өлфәт мәхәббәт, балаларыгызның игелеген күреп иманда, исламда булып, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең сөннәтләрен үтәп бәхеттә-шатлыкта яшәргә насыйп әйләсен иде. Әмиин!

Югары Яхшый авылы имам-хатыйбы Нурмөхәммәд хәзрәт Хөснетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев