Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Югары Яхшый авылында яңа төзелүче мәчетнең бүген манарасын күтәрделәр

Мәчетләр- авыл күрке! Аларның манаралары әллә каян юлчыларга хәерле юл, халыкка бәрәкәтле тыныч тормыш теләп балкып тора.

                Районыбызда әнә шундый Аллаһ йортларының саны елдан-ел арта. Югары Яхшый авылында да меценатлар ярдәме белән бик матур мәчет төзелә. Бу Актаныш районындагы 55нче мәчет булачак. 

Бүген әлеге мәчеткә манара куелды.

            Мәһабәт бинаны төзетүне быелның июнендә Югары Яхшый авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Ижау шәһәрендә яшәүче райондашыбыз Тимербулат Әхмәдулин башлап җибәрә. Инде төзелеш эшләре акрынлап тәмамлануга таба. Мәчетне сафка бастыруныТимербулат Гомәр улы тулысынча үзе күтәрә. Киләчәктә Югары Яхшыйда әлеге гүзәл архитектура корылмасының ачылышын күрергә язсын.

Манарасына ай куелган изге йорт халыкка озак еллар иман нуры таратсын!

Игелекле нигез мөселман кардәшләребезгә җир-күкләребезне бар иткән бөек Аллаһы Тәгаләгә иман китереп дога кылу урынына әйләнсен.  

Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев