Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Югары Яхшыйдагы революциягә кадәр эшләгән мәчетнең ае яңа «Дәүҗия» мәчете музеена куелды

Актаныш районы Югары Яхшый авылында «Дәүҗия» мәчете ачылышы тантанасы булган иде.

Яңа мәчет салынганчы, Югары Яхшыйда яшәүчеләр күрше Тәкмәк авылына йөреп намаз укыган. Авыл халкы, иганәчеләр һәм җитәкчеләр белән бергә җыелып, мәчет төзү фикеренә килә һәм 2022 елның 4 июнендә беренче нигез ташы салына.

Төзелеш беренче көннән алып ахырынача Тимербулат Әхмәдуллин иганәлегендә алып барыла һәм мәчеткә төп иганәченең әнисенә багышлап «Дәүҗия» исеме бирелә. Төзү эшләрен исә үз бригадасы белән Җәүдәт Заһитов башкара.

Авылда имамлык вазифаларын 1980 еллардан алып — Бөек Ватан сугышы ветераны, Тәкмәк авылы имам-хатыйбы Тәфкил хәзрәт Вәлиев, яңа мәчет төзелә башлагач, Расих хәзрәт Салихов башкара.

Революциягә кадәр авылда эшләгән мәчет совет хакимияте елларында ябыла, 1947 нче елда манарасы киселә. Мәчетнең аен авылдашлар бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый. Ул, реставрация ясалып, яңа мәчет музеена куелды — әлеге экспонат тарихны, әби-бабаларыбызның дингә булган олуг ихтирамын искә төшереп тора.

Яңа ачылган «Дәүҗия» мәчете 2 каттан тора. Беренче катта — 45 кеше сыйдырышлы ир-атлар залы, икенче катта — 18 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар залы. Мәчет бинасы кирпечтән салынган һәм барлык инженер-коммуникация челтәренә тоташкан (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклары булган тәһарәтханәсе бар, электр, газ, су кертелгән, җылы идәннәр ясалган). Мәчеттә ифтарлар һәм зур булмаган мәҗлесләр уздыру өчен ашханә һәм 25 кешелек аерым янкорма бар. Ишегалды төзекләндерелгән, агач-куаклар утыртылган, брусчатка җәелгән.

Югары Яхшый авылында мәчет ачылганнан соң, Актаныш мөхтәсибәтендә 55 мәчет эшли.

Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев