Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Изге Рамазан аена санаулы көннәр кала

Хакыйкатьтә нәрсә алса да, нәрсә бирсә дә – барысы да Аллаһныкы һәм ул һәр нәрсәгә билгеле вакыт куйган. Шулай булгач, сабыр ит, савап өмет ит! Һәр гамәлебездән Аллаһ Тәгалә риза булсын. Хуш киләсең, Рамазан ае!

Бүген, без Актаныш районының имам-мөхтәсибе, Актанышның үзәк “Җәмигъ” мәчетенең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин белән очраштык. Кичә, Татарстанның Диния нәзарәтендә изге Рамазан аена багышланган конференция үткән иде. 
Руслан хәзрәт, фитр, фидия һәм зәкят сәдакаларының күләме ничек билгеләнде?

– Быел безнең фитр сәдакасының күләме 150 сум, үткән елгы сыман. Ул һәр елны санала, чөнки билгеле күләмдәге ярмаларның, бодайның һәм йөземнең базардагы, кибеттәге иң түбән бәядән санала. Билгеле авырлыктан чутлана. Йөзем белән саналган очракта, зәкят бирерлек дин кардәшләребезгә тәкъдим ителә 800 сумнан. 
Зәкят нисабы 454 мең, табыш, сатар малы шушы суммалык булса, ул кеше датасын билгели дә, төп-төгәл бер ел булгач шушы күләмне санап чыгара. Сатасы малымы яки башка мөлкәтеме(үзенең яшәгән йорты, машинасы керми), картадагы, банклардагы акчаларын да исәпкә алып, шушыңардан арткан кырыктан бер өлешен 1 елдан соң зәкят чыгарырга тиеш. Иң кече күләме зәкят чыгаруның 454 мең. Мескеннәргә, мохтаҗларга зәкят бирүче, бирергә теләүче якташларыбыз гаять күп. 
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.


Хәбәрдарбыз, мохтаҗларга һәрчак мөхтәсибәтебезнең хәйрия үзәгендә ярдәм күрсәтә дип.

– Аллаһ Раббыбызга шөкер, “Ихлас гамәл” хәйрия үзәге эшләп килә, райондашлар иске, әмма кияргә яраклы кием-салымнарын китерәләр. Мохтаҗлар алалар, кулланалар, файдаларын күрәләр. Форсаттан чыгып, райондашларга изге ниятләре өчен рәхмәтлегебезне җиткерәм. 

Реклама

Кеше гомере буена нинди дә булса мөһим вакыйгаларга тырышып әзерләнә. Мәсәлән, туйга әзерләнү. Тормышның иң әһәмиятле көненә кияүгә чыга торган кыз да, аны хатынлыкка алачак егет тә, һәр икесенең гаиләләре дә айлар буена әзерләнә. Кияүгә чыгачак кызлар өчен бу көнгә күпме бирнә әзерләп куела?! Киленнәр берничә ай алдан әзерләнә башлыйлар: ничек адымнар атларга, ничек кешеләргә карарга, туй кирәк-яракларын хәстәрләргә. Бер көн өчен һәм аннан соң гомер буе яшәр өчен күпме әзерләнә кияү һәм кәләшләр?! Ир белән хатын бала көткәндә дә аның тууына әзерләнә. Ул туганчы ук аңа караватлар, матур киемнәр сатып алалар. Бала мәктәпкә барыр алдыннан аңа китаплар, дәреслекләр, мәктәп киемнәре алып куялар. Улларын хәрби хезмәткә озатканда ата-аналар, балабыз исән-сау хезмәт итеп кайтсын дип, алдан әзерләнәләр. Мондый мисаллар тормышыбызда бик күп. Адәм баласы гомере буе нәрсәгәдер әзерләнә. Кеше үзе әзерләнгән вакыйганың әһәмиятен аңласа, аңа әзерләнү дә югары дәрәҗәдә була. Менә тиздән изге Рамазан аебыз да килеп җитәр, иншә Аллаһ. Аны каршыларга да әзерләнергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев