Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Коллектив ифтар үткәргән мөселманга зур бүләк языла

Изге Рамазан аенда бик күп мәчетләрдә коллектив ифтарлар уздырыла, мондый бәйрәмгә тиң чараларда мөселман кардәшләр бер-берсе белән ихластан аралашалар, бергәләп фикер алышалар. Югары Яхшый авылының «Дәүҗия» мәчетендә дә мондый ифтарлар еш оештырыла.

“Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр.” (Бакара сүрәсе 185 аят ).  Ай буе мөселман кешесе ураза тота, тәүбә-истигъфар кыла, начар гамәлдән тыела, шәйтанның вәсвәсәсеннән котыла, Аллаһның чын колы булып яши, рәсүлебезнең чын хакыйкый өммәт әгъзасы булып йөри.


 

Аллага шөкер, елдан-ел Рамазан аенда ураза тотучы дин кардәшләребез арта. Ифтар мәҗлесләрен оештырырга теләүчеләр дә бар. Юкка гына “Кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып, авыз ачтырса, ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр", димәгәннәр.

Югары Яхшый- зур авыл түгел. Биредәге «Дәүҗия» мәчетендә ифтар ашларын күбрәк шушы авылдан чыккан данлыклы, хәлле кешеләр чиратка язылып уздыра. Без килгән көнне авыз ачуның иганәчесе- хәзерге вакытта Яшел Үзән районында яшәүче авылдашлары Җәүдәт Заһитов иде.

 Ифтарга килүчеләр иң элек мәчетнең имамы Нурмөхәммәд хәзрәт Хөснетдиновның тәрбияви вәгазен тыңлады. Хәзрәт пәйгамбәрләр тарихын искә алып, Адәм  Г. С.В. турында сөйләде. Читләрдән үрнәк алмыйча, ата-бабаларыбыз традицияләре буенча, ихласлык, әдәп-әхлак белән  яшәеш итәргә, балаларыбызны тәрбияләргә өндәде. Көнкүрешебезне ислам дине кагыйдәләре буенча алып барырга, ялгыш адымнардан сакланырга, нинди сүз сөйләвебезгә, игътибарыбызның кай якка юнәлүенә  контрольлек итү кирәклеген искәртте.


 

Вәгазь тәмамлангач, көн дәвамында уразада булган ир-атлар, хатын-кызлар җәмәгать белән су һәм финик җимешләрен кабып, авыз ачты. Соңыннан бергәләп ахшам намазы укылды.

«Дәүҗия» мәчете абыстае, ифтар мәҗлесләренең җаваплысы Сөембикә Хөснетдинова «Мәчетебезнең аермалы ягы- Аллаһ йортына күрше авыллардан, чит районнардан, шәһәрләрдән халык күп килә, Актаныш, Мөслим районнарыннан, Чаллыдан кунаклар кабул итәбез. Безнең «Дәүҗия» мәчете кешеләрне җәлеп итә торган җылы дин учагыбыз ул», ди.

 

Чыннан да үзе җыйнак, үзе матур, аерым бер нур бөркелеп торган «Дәүҗия» мәчетен күрергә, бирегә җыелган җәмәгать белән аралашырга бу көнне Теләкәй, Зөбәер, Актаныштан кунаклар килгән иде. Алар Югары Яхшый авылы кешеләре белән аралаштылар, сөйләштеләр. Мәчет әһелләре- Сөембикә абыстай белән Нурмөхәммәт хәзрәтнең авылдашлары белән бергәләп Рамазан аенда узган елдагыча ифтар ашларын оештырып җибәрүләренә сөенделәр.

- Әгәр дә чын күңелдән, ихластан Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен ураза тотасың икән, Аллаһ үзе җиңеллеген бирә. Инде менә ураза аеның кыл уртасын уздык, бернинди авырлыгы юк, чөнки барлык шайтаннар бу айда богаулап куелган, Аллага шөкер! Рамазан ае тәмамлангач, Пәйгамбәребез Мөхәмәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) кебек нәфел уразасы тотарга ниятләп, уразага керсәк, авырлык белән бара.  Я, хәл бетә, я, су эчәсе килә. Ә Рамазан аенда ураза тоту шулкадәр бәрәкәтле, бу айда күп изгелекләр кылып, изге Коръән китабын, намазлар  укып үткәрик.

Ифтар мәҗлесләренә чакыргач, «Мин бит ураза тотмыйм, мин килмим», дип әйтәләр. «Мәчеткә ашарга йөриләр», дип әйтүчеләр дә бар. Әмма болай әйтү дөрес түгел. Безнең максатыбыз- мөэминнәрнең бер-берсе белән аралашуына  ирешү, ифтарларда бер-беребез белән танышабыз, бер-беребезгә кунакка йөрибез. Бу гамәлләр барысы да сөннәт. Кунакка йөрешү, аралашу, мөслеманнарның бер-берсе белән якынаюы Мөхәммәт пәйгамбәребездән килгән бик саваплы гамәл.

Тагын бер максат- дөрес итеп, шартына китереп дини мәҗлесләр үткәрүне халыкка күрсәтү. Ул: вәгазь, Коръән уку, ирләр белән хатыннарның аерым залларда булуы, хатын-кызларның гаүрәтләре капланган булуы, өстәлләрдә хәләл ризык булу. Болар мәҗлес үткәрүнең төп шартлары, әгәр шуның бер пункты гына үтәлмәсә безнең мәжлесебезнең Аллаһы Тәгалә каршында кабул булуы шикле,- дип Сөембикә абыстай хатын-кызлар өстәлендәге мәҗлесне башлап җибәрде. 

 Пәйгамбәребез (салләлаһу галәйһи вәссәлләм) әйтте: “Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, явыз шәйтаннар богаулана.” Бу бик бөек сүзләр, чыннан да рамазан аенда җирдән күккә мөселманнарның гыйбадәте күтәрелсә, күктән җиргә Аллаһның рәхмәтләре явып тора. “Ураза тотучылар өчен җәннәт капкалары ачыла, алар өчен җәннәт нигъмәтьләре әзерләнә”- дип хәбәр бирә безгә сөекле пәйгамбәребез. Ураза, тук кешеләргә ачлыктан интеккәннәрнең ниләр кичергәннәрен аңларга булыша. Шуның белән беррәттән кеше үз нәфесенә хуҗа булырга өйрәнә. 

Теләкәй, Зөбәер, Актаныш авылларыннан ифтар мәҗлесендә катнашкан кунаклар хуҗаларга олы рәхмәт хисләрен белдерделәр. Рамазан аеның гүзәл нигъмәте- тәравих намазын укыдылар. Бары шуннан соң гына юлга кузгалдылар.

Теләкәйдән килгән Рәзимә Гафарова «Дәүҗия» мәчетенең матурлыгына, гүзәллегенә соклануын әйтте.

Мәчет әһелләре дә бик ачык, бердәм, көләч йөзлеләр, елмаеп кына торалар. Рәхмәт бик зур, алардан үрнәк алабыз,-ди Рәзимә ханым.

Үзегездә дә шундый мәҗлесләр оештырасызмы?

Кызганыч, безнең мәчет салкын, ягылмый, әмма азан әйтәләр, ирләр салкын булса да җомга намазына йөри. Ә хатын-кызлар китапханәдә дини гыйлем алабыз. Китапханәче Фәһия бик белемле, ул безне җыйды. Остабикәбез Сайдә Рахманова Актаныштан килеп гарәпчә укырга, язарга, намазга өйрәтә. «Дәүҗия» мәчетенә дә ул алып килде. Ураза тотам,  авылыбызда болай итеп зурлап ифтарлар уздырылса иде, дигән теләкләребезне телибез.  

Ифтар ашының иганәчесе Җәүдәт Заһитов үзе дә бу мәҗлескә кайткан иде. Кыска гына вакыт эчендә аның белән дә сөйләшеп алдык.

Безнең белешмә: Җәүдәт Фаяз улы Заһитов- җиңел атлетика буенча 18 тапкыр Россия чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы, 800 һәм 1500 метр дистанцияләрдә дүрт тапкыр дөнья чемпионы.

-Мине бар җирдә «Төзүче- инженер" дип язалар, әмма мин төзүчелеккә үзлегемнән өйрәндем. Һөнәрем буенча физик культура укытучысы. Кечкенәдән әти-әнигә булышып, гектарлаган чөгендер басуын эшкәртеп, утын кисеп, физик эш эшләп үсү үзенекен иткәндер. 1972 елда Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганда үземне спортта күрсәтә башлаган идем,  Актаныш районы буенча чемпион калдым. 8 сыйныфтан соң укуымны Байсар мәктәбендә дәвам иттем, 9, 10 сыйныфларда тагы да ачылдым. Чаңгы, җиңел атлетика, сикерү кебек спорт төрләрендә районда алдынгылар сафында булдым. 

Җәүдәт Заһитов Казан дәүләт педагогия институтының физкультура бүлегендә укыганда, 1 курста Татарстан буенча ике рекорд куя, 800, 1500 метрга йөгерүдә чемпион кала. 2 курста юниорлар арасында куйган рекордын- 1500 метрга йөгерү вакыты 3 минут 52 секундны 40 ел беркем дә уза алмаган. 1977 елда 3 курста Киев шәһәрендә яшьләр арасындагы СССР беренчелегендә бронза призер була, Союзның җыелма командасында чыгыш ясый.

Югары белем алгач, Яшел Үзән шәһәрендә 10 ел укытучы булып эшли. 1990 нчы еллардагы болганчык чорда төзелеш өлкәсенә китә. Шуннан бирле төзүчелек өлкәсендә эшли, шәхси эшмәкәр, үзенең төзелеш бригадалары бар. Төзүчелек өлкәсендәге иң зур казанышы- туган авылы Югары Яхшыйда «Дәүҗия» мәчете төзелеше.

 Безнең авыл 76 ел мәчетсез яшәде. Мәчет манарасын 1947 елда кискәннәр. Ике туганым Булат Әхмәдуллин белән сөйләшеп мәчет салу фикеренә килдек. Булат барлык финанс мәсьәләләре өчен җавап бирсә, мин төзелешне үз өстемә алдым. 

Мәчет салу ул өй салу гына түгел. Мәчеткә йөргән кеше дә түгелмен, кануннарын белергә кирәк. Тәҗрибә җыярга кермәгән мәчетем, укымаган китабым, киңәшләшмәгән хәзрәтем калмады. Татарның архитектура бизәкләрен аерым өйрәндем. Матур булсын, кешеләргә мәчет эчендә рәхәт булсын дип, бар көчемне бирдем. 

Эшне Җәүдәт Фаяз улы элеккеге мәчетнең сызымнарын табып өйрәнүдән башлый. Чокыр-чакырлы ихатаны тигезләү өчен 30 машина кара җир кертелә. Яшел Үзәннән атнага ике тапкыр кайтып төзелешне контрольдә тота.

Бар фантазиямне эшкә җиктем. Тәрәзәләрен бизәкләтеп Мәскәүдән кайтарттым. Стенасы  авыл мәчетен искә төшерерлек булсын дидек, анысын Алтайның ангар наратларыннан ясадык. Паласлар - Төркиянеке. Түшәмнәре, балконнары, андагы бизәкләрне үзем ясадым. Хатын-кызларның мәчеткә күбрәк йөргәнен әйттеләр дә, икенче каттагы балконын зурайтып эшләдек. Мәчетнең коммуникациясен Кол Шәриф мәчетенекенә охшатып ясадык, идәннәре җылытылган, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итттек, вай- фай эшли.

Урамдагы пыяла беседкаларны кышын да ял итәрлек булсын дип төзедек. Чын күңелдән, ихластан төзегәч, биредә аура да яхшы. Ул килеп керүгә үк сизелеп тора,- ди Җәүдәт Фаяз улы. 

 

Мәчет төзергә мөмкинлек биргән Аллаһы Тәгаләгә ул нык рәхмәтле. 25 ел спорттан аерылып торып, яңадан кайтуы, зур-зур титуллар яулавы да үзе бер Аллаһ хикмәте.

- 2008 елда 51 яшьтә инсульт кичердем. Авырлык белән яңадан аякка бастым. Акрынлап атлап йөри башладым, соңыннан җәяү йөрүгә күчтем, чаңгы шудым. Менә шул вакытта яшь чаклар, йөгергән вакытлар искә төште. 2012 елда Германиянең Циттау шәһәрендә Европа чемпионы дәрәҗәсе алуга ирештем. 5 елдан ветераннар арасында Бразилиядә Дөнья чемпионы исемен яуладым.Чын-чынлап азарт барлыкка килде, хәзер дә йөгерәм. Яшәргә көчне спорттан алам,- ди авырлыкларны да, трамплиннар аша биеклек алуларны да үз башыннан кичергән якташыбыз. Үзенең спорттагы язмышы турында Җәүдәт Заһитов китап та чыгара. Сыналганда сынмаган, Корчагиндай яңадан язмышын буйсындырган спортчы күпләргә өлге булырлык шәхес.

Коллектив ифтар үткәргән мөселманга зур бүләк языла, диелгән хәдистә. Амин, шулай булсын, Җәүдәт Заһитовның да теләкләре кабул булсын, районыбызга, милләтебезгә хезмәт итүдә уңышлар телибез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев