Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Корбан гаете якынлаша

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары тарафыннан 2023 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланганы билгеле булды. Тулырак бу хакта без районыбызның имам-мөхтәсибе, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин белән әңгәмә ясап алырбыз.

28нче июньдә җир шарындагы бөтен мөселманнар Ибраһим гәләйһиссәләм сөннәтен үтәп, корбан гаетен билгеләячәк. Хәле җиткәннәр сыер, сарык, кәҗә, дөя кебек ике тояклы хайваннарны корбан итеп чалачак. Корбан итеп өч өлешкә бүлү сөннәт санала. Бөр өлеше — үз гаиләңә, бер өлеше — ятимнәргә, мескеннәргә, калганы исә туганнар белән мәҗлес үткәрү өчен тотыныла. Тулысынча мохтаҗларга таратып бирергә дә мөмкин. Урта хәлдән түбән булганнарга малны корбан нияте белән файдалану да хуплана. 

Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. «Кәүсәр» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз», — ди.

Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. 28 июнь көнне кояш Актанышта — 02.42 сәгатьтә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев