Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Күренекле шәхес Сәйдә Аппакова Актанышта вәгазь кичәсендә: Гүзәл әхлаклы хатын-кыз- ил байлыгы

Бүген районыбызда татар дөньясының күренекле шәхесе, вәгазьче Сәидә Аппакова кунакта.

                       Әлеге мизгелләрдә Сәидә Аппакова "Яшьлек" яшьләр үзәгендә район мәктәпләренең югары сыйныфларында укучы кызлар белән очраша. 

             Очрашу кичәсен район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова башлап җибәрде. Әлеге вәгазь кичәсен оештыру киләчәктә әни булачак кызларны әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү, хак динебезнең асылын төшендерү. Шуңа да очрашу -аралашу "Гүзәл әхлаклы хатын-кыз- ил байлыгы" дип атала.


           Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин укучыларга Әниләр көне якынлашу уңаеннан аналарны, хатын-кызны хөрмәтләү буенча үзенең үтемле киңәшләрен җиткерде. 


              Сәидә апа Аппакова кызлар белән очрашуны "Бисмиллах иррахман иррахим" дигән һәммәбезнең теленнән төшмәгән изге сүзләрнең татарчага тәрҗемәсен аңлатудан башлады.

Кызларыбыз хөрмәтле шәхесебез үрнәгендә кулларын күтәреп дога кылды.  

Сәидә апа шәхесебез кулларны ни өчен өскә күтәрергә, энергияне ничек Аллаһыга юнәлтергә- һәр гамәлне нечкәлекләренә кадәр сөйләп үзенең тәрбияви вәгазенә ияртте.

              Хатын-кызның ил байлыгы булуы турындагы вәгазь кичәсе бүген 18.00 сәгатьтә район хатын-кызлары өчен дә оештырыла. Очрашуга рәхим итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев