Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Мөслимәләр берлеге «Гыйлем алу -Җәннәткә юл» дип исемләнгән вәгазь кичәләрен башлап җибәрде

Районыбызның Мөслимәләр берлеге пандемиягә кадәр традициягә әверелгән вәгазьләр кичәсен янә торгызып җибәрде. Актанышның Җәмигъ мәчетендә һәр айның бер көнендә «Гыйлем алу -Җәннәткә юл» исемле хатын-кызлар өчен вәгазь кичәләре үткәреләчәк.

 

22 нче ноябрьдә "Җәмигъ" мәчетендә шушы проектның беренче чарасы үтте. Абыстай Ләйсән апа Кадыйрова "Аллаһка якынайтучы гамәлләр" темасына вәгазь сөйләде.

Мөслимәләр берлеге барлык хатын-кызларны хикмәтле фикерләр тыңларга мәчетебезгә чакыра. Вәгазь кичәсенең вакытын Мөслимәләр берлегенең Телеграм-каналында хәбәр ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев