«Ният» хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Усманов әнисенең туган авылы Иске Богадыда ифтар мәҗлесе уздырды
Актаныш районында изге Рамазан ае башлану белән ифтар мәҗлесләре уза, алар халкыбызны игелек, мәрхәмәт һәм иман рухында берләштерә. Рамазанның беренче көнендә Югары Яхшыйның «Дәүҗия» мәчетендә Нурмөхәммәд мулла белән Сөембикә абыстай гаиләсе авыз ачтырса, бүген Иске Богады авылында шундый матур мәҗлес үтте.
Иске Богады авылында ифтар
Бүген Иске Богады авылында хөрмәтле Әфка һәм Дифинә Бикмөхәммәтовларның оныгы Нияз Усманов иганәчелегендә ифтар мәҗлесе узды. Нияз бу ифтарны үзенең мәрхүм әби-бабалары, әтисе Фәнис һәм башка әрвахларның рухларына багышлады.
Казанда яшәп, "Ният" хәйрия фонды белән җитәкчелек итүче Нияз Усманов Түбән Камада яшәүче әнисе Сәмәрә апа белән туган авылыбызга һәрвакыт ярдәм итә. Сәмәрә апа якташларына, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гел булышып тора.
Ифтар мәҗлесе мәктәп ашханәсендә үтте. Мәҗлесне авыл имам-хатыйбы Финус хәзрәт Хәйретдиновның шәкерте Илфак Гаянов алып барды. Илфак әфәнде Изге Коръәннән догалар укыды, туган телебезне саклау, иманлы булып яшәү турында вәгазьләр сөйләде.
Финик җимеше белән су кабып авыз ачканнан соң ир-атлар һәм хатын-кызлар спортзалда бергә гыйбадәт кылдылар, намаз укыдылар.
Авыл башкарма комитеты җитәкчесе Рания Әхмәтова Нияз Усмановка һәм аның әнисенә игелекле гамәлләр кылып, мондый мөһим чараны оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Ул шулай ук мәктәп директоры Васыйл Салиховка, мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә һәм авылның актив хатын-кызларына рәхмәтен әйтте.
Абыстай Дәнифә апа Арсланова теләкләргә кушылып, догалар кылды, хатын-кызларны мәчеттә үзе уздыра торган дин дәресләренә чакырды. Дәнифә абыстай, ислам бары тик яхшылыкка гына өйрәтә, дип ассызыклады һәм авылдашларын балалары, оныклары белән бергә хак динебез нигезләрен белергә өндәде.
Пенсиядәге укытучы Хөршидә Зәйнуллина мәҗлестә катнашучылар исеменнән ифтар иганәчеләренә һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә мондый мөһим вакыйганы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Мәҗлестә катнашучыларның һәммәсе, «Авылыбызның нуры балкып торсын, халкыбыз итәгатьле, тәрбияле, күркәм холыклы булсын, балаларыбыз кешелекле, кечелекле булып үссен», дигән изге теләктә өйләренә таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев