Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Рәҗәб аеның Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын!

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Рамазан шәриф аена якынлашуны искәртүче Рәҗәб аена кердек.

              Рәҗәб аенда нәфел уразалары тотып Рамазан аена әзерләнәбез.  Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, тәүбәләр, гыйбадәтләр кылып, "Коръәни Кәрим" китабын укып догалар кылырга тиешбез. Рәҗәб аенының беренче өч көнендә ураза тотсаң 3 ел ураза тоткан кадәр әҗер-савап бирер. Калган көннәрендә тоткан бер көн ураза бер ай ураза тоткан кебек булыр. "Рәҗәб, аннан соң килүче Шәгъбән айларында үзебезне Рамазан шәриф айларына әзерлибез, кунак килер алдыннан өйләребезне ничек чистартып юабыз, шуның кебек изге айга да үзебезне әзерләргә тиешбез", дип "Актаныш-информ"ның туры элемтәсендә сөйләде Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.

              Рәҗәб аеның Рәгаиб кичәсе аеруча кадерле. Әлеге кичне мөселман кардәшләребез тәүбә- истигъфарлар кылып гыйбадәт белән йокысыз үткәрә. Бу кичтә сөекле Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахы булып, тәүге тапкыр кавыша. “Бу кичәдә фәрештәләр Кәгъбәтулланың өстендә тәваф кылганнар. Шуңа күрә аңа Рәгаиб дигән исем бирелгән”, дип изге кич турында аңлатты хәзрәтебез. 

                Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шаһитларга һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшәячәкбез, дип вәгъдә бирүләре. Кешегә никах гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Ул – нәсел калдыру өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә.

            Рәгаиб кичәсе мөбарәк булсын, кадерле мөселман кардәшләребез! Аллаһыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшик, матур, күркәм тормышларда гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев