Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Районыбыз мөслимәләре Чаллы хатын-кызларының эшчәнлеге белән танышты

12 февральдә Чаллы шәһәренең Тәүбә мәчетендә хатын-кызларның актуаль проблемаларына багышланган “Ачык микрофон” исеме астында кичә уздырылды.

        Шул ук көнне "Закамье" абыстайларының хисап киңәшмәсе дә уздырылды. Бу күркәм чарага якын-тирә районнардан вәкилләр чакырылды. Алар арасында Актаныш мөслимәләре дә бар иде, дүрт мөслимәбез Чаллы шәһәре хатын-кызларының ислам дине юлындагы эшчәнлеге белән танышты.
             Чараны ачып җибәрүче һәм оештыручы Яр Чаллы мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Римма Исхакый ислам дине, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу турында мөһим чыгыш ясады.

Төп чакырылучы кунаклар - Татарстан һәм Россия Федерациясе мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, АНО “Добрый мир для всех” җитәкчесе Лирия Кусайманова. Без, Актаныш мөслимәләре бу чарадан бик тәэсирләнеп кайттык.

        "Аллаһның ииииң зур  рәхмәте яусын Рима ханымга! Барыбыз өчен дә бик файдалы семинар булды, мә шә Аллаһ!  Бик күп мәгълүматлар, файдалы фикерләр ишеттек. Чаллы мөслимәләре гөрләтеп эшләп яталар. Татар гимназиясендә беренче класстан алып унберенче класска кадәр икешәр класс мөслимә балалар укый, татар телле балалар бакчалары эшли. Тагы төрле зур проектларын тормышка ашыралар. Аллаһ ярдәм бирсен!", дип семинарга бәя бирде Россия һәм Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев