Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Районыбызның «Җәмигъ» мәчетендә рухи-әхлакый сәламәтлек аланы эшли башлады

Районыбызның «Җәмигъ» мәчете каршында бүгеннән рухи-әхлакый сәламәтлек аланы үз эшен башлап җибәрде.

Районыбызның "Җәмигъ" мәчете каршындагы дини лагерьларның балалар арасында абруе зур.

Әле көзге каникуллар башланып кына китте. Биредәге уку, ял итү дәресләренә 15-ләп ир бала килде инде.

Алар арасында башлангыч сыйныф укучылары да, урта һәм югары сыйныфларда укучылар да бар. Актанышта яшәүчеләр генә түгел, үзебезнең Такталачык авылыннан һәм Чаллыдан дәү әниләренә кунакка кайткан егетләр дә имамнардан дәресләр алырга йөри.

 Без иман йортының ишекләрен ачып кергәндә егетләр йомшак келәмнәр өстенә матур итеп утырып дәрес тыңлый иде. Икенче мәхәллә имамы Рушан хәзрәт Хөснетдинов укучыларга гарәп хәрефләрен танырга өйрәтә, авазларны бергәләп дөрес итеп әйтеп карыйлар. Соңыннан әлеге тылсымлы хәрефләрне дәфтәрләргә дә язалар.

- Без беренче көнне балалар белән якыннан танышабыз, аларның исем, фамилиясен, телефонын, адресларын язып алабыз. Бу алдагы каникулларда лагерьлар башлангач балаларга хәбәр итү өчен кирәк булачак мәгълүмат,- ди Рушан хәзрәт.

 Районыбызның имам хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин рухи-әхлакый сәламәтлек аланының төп оештыручысы. Ул үзе дә балаларга мәгърифәт нурлары тарата. Балаларын мәчеткә китергән әти-әниләргә Аллаһының мең рәхмәте яусын ди ул:

- Балаларга кечкенәдән Аллаһы Тәгаләне танытырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә караңгы төндә караңгы таш өстендәге кара кырмысканы күрә, аның аяк тавышын ишетә дип балаларга өйрәтеп үстерәбез. Безгә килгән егетләр әти-әниләренә ярдәмчел булыр, сүзләрен тыңларлар дип өметләнәбез. Чөнки без балаларга үзләрен өйдә ничек тотарга, чиста, пөхтә булырга кирәклеген өйрәтәбез. Мәчеткә килгәндә ничек тәхарәт алу, Коръәни-кәрим хәрефләрен тану, уку, намаз тәртипләре турында аңлату да безнең лагерьның планына кертелгән. балаларыбызны ничек тә 6-7 нче сыйныфларга җиткәнче шушы аланнарыбызга йөртеп беренчел дини гыйлемнәр бирә алсак иде. Югары сыйныфка җиткәч аларның дәүләт имтиханнарына әзерлеге башлана, вакытлары да җитми. Балларыбыз, оныкларыбызга догачыларыбыз булып үсеннәр, безне җәннәткә җитәкләп алып керүчеләр булырлар дип ышанып калам!

Ел саен Татарстан Диния нәзарәте  мәчетләр каршында эшләп килүче мәдрәсә мөгаллим- мөгаллимәләре форумында яңа программа тәкъдим ителә. Аның нигезендә төзелгән дәреслекләр бүгенге дини аланның төп методик белешмәлеге. Балаларга дини гыйлем бирү белән бберрәттән, дәресләр арасындагы ял вакытларын үткәрү, уеннар оештыру буенча да үрнәкләр күп. 

Балаларыбызга мәчеттә күңелсезләнергә урын юк. Яхшы итеп укыгач, тәм-томнар белән сыйланалар, алар өчен көндезге чәй табыны әзерләнә. Мәчеткә даими йөрүче мөселман кардәшләребез ярдәме белән лагерьны тәмамлап балаларга истәлек бүләкләре тапшырылачак. 

Дини лагеребыз 4 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 8-937-283-46-80 номерына шалтыратып тулырак җавап таба аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев