Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Руслан хәзрәт Мортазин: Корбан чалу — Аллаһ Тәгалә тарафыннан кабул була торган гамәл (актуаль интервью)

Быел Корбан гаете 28 июньгә туры килә. Бу тәүге көне. 29, 30 июнь көннәрне кояш баеганчыга тиклем корбан чалу ярый. Шулай да иң хәерлесе — беренче көнне бу күркәм вә изге гамәлне башкару. Барлык дин кардәшләребезнең якынлашып килүче бәйрәме — Корбан гаетенә әзерләнә.

Бу уңайдан Актаныш районының имам-мөхтәсибе, Актаныш районы үзәгенең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазиннан интервью алырга ният кылдым. Шөкер, газиз дин кардәшләребездән дә бихисап сораулар белән хатлар кабул итеп торабыз редакция почтасына.
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, Руслан хәзрәт! Зур һәм изге бәйрәмебез Ураза гаетенән соң 40 көн үткәч күңелләргә сафлык иңдерүче, шулай ук олуг бәйрәмебез — Корбан гаете җитә. Нинди әзерлек чаралары алып барырга тиеш икән дин кардәшләребез?

—Үә гәләйкүм әссәләәм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ, Юлай. Корбан бәйрәменә бар куәт белән әзерләнәбез. Сарыкларны чалу урыннары хәл ителә, халык өчен уңайлы шартлар тудырыла. Ел саен Корбан чалдырырга теләүчеләр артканнан-арта. Аллаһ насыйп әйләсә, сарыклар белән дә тоткарлык булмаска тиеш!


Районыбызда чалырга сарыклар җитәрлектер бит?

— Әйе, китертәбез дә кирәксә. Барлык уңай шартлар булачак бәйрәмгә.


Ә менә корбан чалу урыннарына күз салсак, хәзрәт?

— Гадәттәгечә, без «СУГАЗ» оешмасы артында чала идек. Инде быел да җайлы иттереп җиһазландыру була. Халык кызу һава торышында азапланып, озак көтмәс өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр, иншаллаһ.

Чалынасы терлеккә карата булган таләпләрне дә искә төшерсәк зыянлы булмас.

— Чыннан да Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен чалынасы мал сау-сәламәт булуы зарур. Корбан чалу безнең өчен вәҗиб(үтәлергә тиешле) гамәл. Кешенең гаиләсен иң кимендә 1 сарык булса да чалынырга тиеш. Мохтаҗ булса үзенә дә калдыру ярый. Иң мөһиме: мәсәлән, койрыгы яки колагы кисек, мөгезе китек булса да — яртысыннан күбрәк өлеше булырга тиеш! Кичелекле булмаган, сират күпере аша атланып чыгарлык мал булуы яхшы.


Малның яшен дә игътибарга алу кирәк бит?

— Дөрес, Юлай. Олы малның, сүз сыер яисә үгез хакында бара — ике яше тулуы шарт. Авырлыгына карамыйбыз. Сарыкның 6 айдан алып 1 яшьлек гәүдәсе булуы мөһим. 


Дин кардәшләребез бит эре мал да чала. Бу очракта ничә кеше берләшә ала?

— Сарык бер кеше исеменнән генә чалынуы мөмкин. Ә зур малга килгән чакта — 7 кешегә хәтлем кушылып чалу ярый. Ул төп-төгәл җидегә бүленә, үлчәнергә тиеш бүлгәндә.


Искә алып китик әле корбан ите турында да, Руслан хәзрәт?

— Кеше бик ярлы булса, карап торган соңгы сарыгын чалса, итен үз гаиләсе һәм якыннары өчен генә тотса да булачак, рөхсәт ителә.
Ә инде Пәйгамбәребез(с. г. в.) сөннәте буенча малкайны 3кә бүлеп мохтаҗларга һәм мескеннәргә, туганнарына, күрше-күләменә тартата ала. Соңгы бер өлешен генә үзенә алып калса да була, өләшеп бетсә дә мөмкин!


Агымдагы елда нисаб күләме күпме билгеләнде?


— Зәкят буенча нисаб күләме бар. Корбан чалу буенча нисаб әллә ни әһәмиятле дә түгел. Әгәр кешенең гаиләсендә бурычларддан тыш 36000 сум акчасы бар икән — вәҗиб булып санала. Кешенең 10, 20 мең сум акчасы булуы ихтимал, бу очракта инде нур өстеннән Аллаһ нуры булы. Мөмкинлектән чыгып 3000-5000 сум чамасына сарык табып була. Бүләккә кергән сарыкны да куллану мөмкин. 

  • Менә сабантуйларда безнең көрәшчеләргә тәкә бүләк итәләр. Менә шушы тәкә хуҗасы да сарыкны чалырга мөмкин.


Корбан чалуның мәгънәсе хакында да ассызыклап үтсәгезче.

— Корбан — тугырылык галәмәте. Пәгамбәрәбез Ибраһимның(г. с.) Аллаһка тугрылыгы һəм Исмəгыйль галəйһиссəламнең Аллаһы хакына атасына тугрылыгы. Безлəр ошбу тугрылык дастаннарын үрнəк алып, Бөек Раббыбызга карата тугрылык һəм вафалыгыбызны күрсəтергə тиешбез. Корбан Аллаһның əмере һəм Сөекле Расүленең сөннəте булганга күрə, малыбыздан сəдака һəм има- ныбызда тугрылык күрсəткече буларак, корбан чалырга, бер үк вакытта корбанның ни-нəрсə икəнен онытып җибəргəннəргə тугрылык һəм вафа юлын яктыртырга бурычлыбыз.


Бәйрәм алдыннан ураза тоту кирәкме?

— Юк кирәкми. Гает намазына барган чакта ашамыйча, эчмичә барабыз һәм кайтып тәмле итеп чәй эчеп бәйрәм итүебезне дәвам итәбез.


Гает алдыннан йорт-курабызны да җыештыру, үзебезне пакьләү дә бар бит әле.

— Әйе, әле менә бик күңелле күренеш: күпләр капка алларын да матур итеп чүп үләннәреннән арындыралар, чабалар. Дәүләт хезмәткәрләре килгәнен көтмиләр. Без үзебез капка алдыннан юлга кадәр үләнне үзебез чабу яггын күрергә, өй алдын тазартырга тиешлебез.


Менә олы яшьтәге якташларыбыз да, операцияләр кичергән райондашларыбыз бар ул. Алардан безгә сорау килде мөхәрриятебез почтасына:
Өйгә сарыкны чалып китертү мөмкин микән?


— Узган ел да андый ысул бар иде, традициягә әверелеп быел да шулай булыр. Килә алмаган дин кардәшләребез телефон саннарыбыз буенча шалтырата ала.

Корбан итен кая илтә алалар икән якташларыбыз, Руслан хәзрәт? Мәчетләргә илтүче, махсус учреждениеләргә өләшергә теләгән райондашларыбыз да бар дип беләбез.

— Такталачыктагы коррекцион мәктәпкә илтүче, Пучы картлар йортына алып баручылар да бар. Җәмигъ мәчетенә дә мөмкин, безнең Аллаһ йорты янында гына элеккеге «Нур» кибете бинасында «Ихлас гамәл» мохтаҗларга ярдәм итү үзәге дә бар бит.


Гаять нурлы, изгелек белән балкып торган әңгәмәбез өчен Ходай Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, иминлектә күрешеп торулар язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев