Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Шәгъбан ае - изгелекләргә бай булсын!

Расүлебез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рәҗаб ае — Аллаһы Тәгаләнеке, Шәгъбан минем ай, Рамазан ае — өммәтемнеке. Шәгъбан — гөнаһларга кәффарәт (кичерелү) була торган ай, ә Рамазан ае — гөнаһлардан пакъләнә торган ай», — диде.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән без исән-сау, 20 февраль кояш баю белән изге айларның берсе булган Шәгъбан аена кердек. Бу мөбарәк ай Рамазанга кадәр дәвам итә. 22 март кояш баю белән Изге Рамазан ае керә. Уразаның беренче көне — 23 март.

Газиз дин кардәшләрем, Аллаһ насыйп итсә 6 март (14 шәгъбан) кояш баю белән бәраәт кичәсен каршы алабыз. «Бәраәт» сүзе гарәп теленнән «бурычтан вә җәзадан котылу» дип тәрҗемә ителә.

Исән вакытыбызда Раббыбыз бу мөбарәк кичәне күрергә насыйп иткән икән, көндез ураза тотып, изге гамәлләр кылып, кичен исә Аллаһны зикер итеп, олугълап, пәйгамбәребез Мөхәммәд (а.с.) гә салаватлар әйтеп үткәрик. Әлеге кичә гөнаһлардан котылу, иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Бу вакытта Раббыбыз Аллаһ кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләрен, язмышын билгели, шулай ук кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясала. Мөселманнар бу кичәдә Аллаһка дога кылалар, фәкыйрь-мескеннәргә, мохтаҗларга, дин юлында белем алучы шәкертләргә хәер-садакалар бирәләр һәм башка изге гамәлләр башкаралар.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (а.с.) Шәгъбан аенда бик күп ураза тоткан. Бервакыт бер сәхабә Аллаһның Рәсүле (с.г.в)нән: «Әй, Пәйгамбәр, мин синең шәгъбаннан да күбрәк ураза тотканыңны күргәнем юк (Рамазан аеннан кала), моның сәбәбе нәрсәдә?» — дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Бу айда барлык гамәлләр дә Аллаһының хозурына ирешә. Мин гамәлләремнең үзем уразалы вакытта ашуын телим», — дип җавап биргән.

Пәйгамбәребез (с.г.в): «Шәгъбан аена шундый исем бирелү сәбәбе шуннандыр, бу вакытта ураза тотучыларга Раббылары тарафыннан күп изгелек була, чөнки тоткан уразаның әҗере агач ботаклары кебек тармаклана, ишәя. Бу инде җәннәткә керергә сәбәпче була», — дип безгә бу айның фазыйләтен аңлатып бирә. Шуңа күрә, газиз кардәшләрем, ошбу мөбарәк айны яхшы гамәлләр кылып уздырсак иде.

Барчагызга изге догада калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев