Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

СӨБХАНАЛЛАҺ: “Бүләк” мәчете мәдрәсәсеннән 11 мөслимә таныклыкка ия булды

Районыбызның Аллаһ йортларының ишекләре ябылганы, тәрәзәләрендә нур сүнгәне юк. Алар һәрберсендә дини укулар, дин тәгълимәте дәресләре, төрле лекцияләр оештырылып тора.

                                                 Район үзәгендә урнашкан “Бүләк” мәчете дә –  якташлар өчен чын-чыннан Ходай бүләге. Кичә монда 11 мөслимәгә дини гыйлемгә ия булулары турында шәһәдәтнамәләр тапшырылды.
Әлеге күркәм рухиятле, изге ниятле  мәҗлес Актаныш районы мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, мәчетнең имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Мансуров катнашында узды.


                                                 Мөслимәләрнең остазы Минния апа Вәлиева 8 ел дәвамында “Бүләк”тә хатын-кыз дин кардәшләребезгә белем бирә, үгет-нәсыйхат сүзләрен әйтә. Укуны тәмамлау хакындагы таныклыкларны тапшыру кичәсенә Минния апаның 2019 ел чыгарылыш мөслимәләре, остабикәләре дә килгән иде. Алар арасында танылган каләм остасы, үзешчән шагыйрә Альбина апа Авзалова да булды.


                                                 Мәҗлес барышында бихисап изге вәгазьләр җиткерелде, изге мөнәҗәтләр яңгырады. Һәр мөслимә ханым бер тематик юнәлешле сүз сайлаган, чиратлар бу хикмәтле сүзләрнең, төшенчәләрнең изге Көръән кануннары буенча аңлатмаларны бәян иттеләр. Җанның шифасы, ризыгы, сабырлык кебек уйландыручан төшенчәләр хакында чыгышлар булды.
Дин – фән түгел, ә гамәл! Моны һәр дин кардәшебез аңлый, яхшы белә. Мәкаләм ахырында, кылган гамәлләребез хак һәм уң булып, районыбыздагы 54 мәчетендә, шул исәптән Актаныш авылында 4 Аллаһ йортында моңлы һәм шифалы азанннар өзелмичә, иман кодрәте белән мөселман райондашларыбыз дини укуларда белем алып, намазларга басырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев