Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Сыр хәләл буламы- Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин җавап бирә

Бүген кибетләрдәге барлык товарларның да составын өйрәнеп алырга мөмкинчелек бар. Шуңа күрә бу ризык хәләлме- түгелме икәнлеген аерырга киртәләр юк кебек. Ләкин шулай да кайчак четерекле хәлләрдә каласың.

         Нинди ризык хәләл була соң? Башта аларын ачыклап китик.

     Без тыелырга тиешле харәм ризыклардан башкалары хәләл була. Харәм ризыклар 5-әү. Беренчесе-  үз үлеме белән үлгән мал ите, икенчесе- кан, өченчесе – дуңгыз ( ите генә түгел, аннан ясалган желатин, тиресеннән тегелгән аяк киеме һ. б)
дүртенчесе – Аллаһы Тәгалә исемен телгә алмыйча чалынган хайван ите, бишенчесе – бүре, төлке, аю, бөркет кебек ерткыч хайван һәм кошлар. 

 

                 Районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның бүгенге муллыкта харәмнән саклану өчен киңәшләрен җиткереп үтәбез. 

-    Бәйрәм табынына торт алып килделәр, ди. Аны табынга куйганчы, составын өйрәнеп чыгарга кирәк. Спиртлы кушылмалар, шикле майлар юкмы, шуны карарга кирәк. Без шикледән дә ерак булырга тиешбез, чөнки Пәйгамбәребез шикле ризыклардан да тыелырга кушты. Өстәлгә куярга үзебезнең татар милли аш-суларыбыз -чәкчәк, бәлеш, башка ризыклар салатлар да җитәрлек бит.

         Заказга тортлар әзерләткәндә дә пешерүчегә тыелган кушылмалардан башка гына әзерләгез әле, дип искәртүнең бер кыенлыгы да юк.

       Хуҗабикәләр Коръән ашлары үткәргәндә сыр белән төрле салатлар ясый. Сырларның да составын укып сатып алу мөһим. Сырдагы "сычужный" ферментын карарга кирәк. Хәләл  саналганында “микробиального происхождения” дип языла. “Животного происхождения” дигәне безгә ярамый. 

                    Безнең плавленный сыр- эретелгән сырларга да шигебез бар. Аларның тышына составлары язылмый, димәк хәләллеккә шик туа. Мәскәүдән кайткан тышлыгына “Хәләл” дип язылган кайбер колбасаларга шигебез туды.  Тикшерткәннән соң аларның хәләл булмавы ачыкланды.

                Тормышыбызда хәләл ризыкларны гына кулланыйк. Хәләл ризык ашап үскән бала гыйлемне яхшы үзләштерә- аларны мөселман таләпләре буенча әзерләнгән аш-су белән генә ризыкландырып үстерик. Хәләл, пакъ ризык — Аллаһ рөхсәт иткән,  тән һәм акыл өчен зыяны булмаган ризык. Хәләл ризык   йөрәк өчен файдалы һәм ул изге эшләргә сәбәпче була. Хәләл ризыклар   ашап үскән балалар физик яктан да, рухи яктан да сәламәт булып үсә.  

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев