Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Төчкергәч, “Әлхәмдүллиләһ” дип әйтергә кирәклекне белә идегезме?

Төчкергәч ни дияргә кирәк? Ә ни өчен кирәк булуын? Хәзер барысын да аңлатабыз.

Аллаһы Тәгалә кешене камил итеп яраткан: кеше организмының барлык системалары билгеле бер ритмда эшли. Беренче карашка гади һәм әһәмияте күренмәгән төчкерү дә бик мөһим функция үти.

Төчкерү:
Кешегә борын куышлыгына җыелган тузан бөртекләреннән һәм аллергеннардан котылырга ярдәм итә.
100 000 бактерияны организмннан чыгара.
Төчкерү вакытында борын куышлыгы аша уза торган һава агымы баш миен яңа көч белән эшләтеп җибәрә. Нәтиҗәдә, баш миенең хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган өлеше активрак эшли башлый.
Төчкерү зарарлы бактерияләрне үпкәгә кертмичә саклый.
Төчкерү үпкәгә чиста һава агымын зуррак тизлек белән кертергә ярдәм итә. Димәк, төчкерү - ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аның чиксез мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгының бер чагылышы.

Бер гаҗәеп факт: кайбер галимнәр төчкергән вакытта йөрәк тибешен туктатып тора һәм шунда ук кабаттан «эшли башлый», диләр. “Әлхәмдүллиләһ” сүзен әйтеп, без йөрәгебезнең кабат тибә башлавы өчен, яшәвебезнең дәвам итүе өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез!

Әгәр янәшәгездәге кеше төчкергәч “Әлхәмдүллиләһ”, - дисә, сезгә “Йәрхәмукәлләһ” дию сөннәт булыр. Болай дип әйткән өчен, сезгә савап язылыр. “Йәрхәмукәлләһ” сүзенең мәгънәсе: “Сиңа Аллаһының рәхмәте булсын”. Төчкергән кеше исә “Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум”, - дип җавап бирә. Мәгънәсе: “Аллаһыдан сиңа тынычлык һәм тугрылык сорыйм”.

Ү р н ә к:
- (Төчкерү) Әлхәмдүллиләһ.
- Йәрхәмукәлләһ.
- Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев